Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2019, 11:42

V Бөтендөнья башкортлары корылтаена делегатлар сайланды

29 мартта Языково авылында район башкортлары корылтае үтте. Аның эшендә район хакимияте башлыгы урынбасары Илшат Рим улы Баһаутдинов, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитет аппараты җитәкчесе урынбасары Азамат Зиннур улы Сирбаев, РФ Курайчылар берлеге рәисе, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының кафедра мөдире Артур Борхан улы Гайсаров катнашты.

Утырышны район башкортлары корылтае рәисе Салават Батыраев ачты. Үзенең чыгышында ул башкорт халкының күренекле эшлеклеләре – Әхмәт-Зәки Вәлиди, Канзәфәр би, генерал Хаҗиәхмәт Ишбулатов идеяләренең мөһимлеге турында сөйләде; район башкортлары корылтае башкарма комитетының эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирде, 2019-2050 елларга башкорт халкын үстерү стратегиясен әзерләүгә тәкъдимнәр кертергә, V Бөтендөнья башкортлары корылтаена делегатлар сайларга кирәклеген әйтте.

Форум делегатларын һәм кунакларын муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары И.Баһаутдинов сәламләде.

Кунаклар А.Сирбаев һәм Х.Рәхмәтуллин, корылтайда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның эшчәнлеге турында сөйләде, район башкортлары корылтае эшендә актив катнашканнары, эшлекле гражданлык позициясе алып барганнары өчен благоварлыларга рәхмәт белдерде.

Чыгышларны тыңлаганнан соң, җыелучылар 28-29 июньдә үтәчәк V Бөтендөнья башкортлары корылтаена районнан делегатлар сайлады. Әйтергә кирәк, съездга делегатлар түбәндәгечә сайлана: республика буенча 4 мең кешегә – бер делегат, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 3 мең кешегә – бер делегат. Шул исәптән 30%ын актив яшьләр тәшкил итәргә тиеш.

Район Советы депутаты Р.Ситдиков район делегатлары санын арттырырга һәм, корылтайда милли белем бирү, тарих һәм мәдәният юнәлешләре, башкорт телен саклау һәм үстерү буенча секцияләр эшләячәген исәпкә алып, башкорт теле укытучылары арасыннан бер кеше сайларга тәкъдим итте. Җыелучылар да каршы түгел иде бу тәкъдимгә, тик алда көтелгән чара процедурасы буенча делегатлар санын арттырырга ярамый.

Языково урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы М.Килдебәкова район мәктәпләрендә башкорт телен укытуга кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп, атап әйткәндә, интерактив такта сатып алу, уку планы буенча башкорт телен укыту сәгатьләрен арттыруда булышлык күрсәтү һ.б., район башкортлары корылтаенда даими чыгыш ясавын билгеләде. Әмма, әйтергә кирәк, корылтай көнүзәк мәсьәләләрне хәл кылуда булышлык итми. Залдагылар аны хуплавын белдерде, аңа кушылып, заманча башкорт теле әсбаплары җитешмәвен, һәм бу мәсьәләне хәл итәргә кирәклеген әйтте.

Утырышта башкарма комитет әгъзалары агымдагы елга төп чаралар планын, шул исәптән Башкортстанның оештырылуына 100 ел тулуга багышланган юбилей чараларын әзерләү һәм үткәрүне, карады һәм раслады.

Корылтай эшенә йомгак ясап, резолюция проекты кабул ителде, анда “БР халыклары телләре турында” Законны гамәлгә ашыру, милли белем бирү, спорт һәм мәдәниятне үстерү, халыкта сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү, гаилә институтын ныгыту буенча анык планнар билгеләнгән.

Чара ахырында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты Мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасы узды, музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Л.ГАФАРОВА.
Читайте нас: