Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2019, 11:50

"Гомумдәүләт проектлары республика, илебез үсешенә ярдәм итәчәк"

Ил Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы алдында ясаган чыгышында, кешеләр яшәгән территориядә конкрет нәтиҗәләргә ирешергә кирәк, дип белдергән иде.

Шул уңайдан хәзерге вакытта безнең республикада 12 юнәлештә эш алып барыла: сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, автомобиль юллары, хезмәт базары, фән, санлы икътисад, мәдәният, кече бизнес, хезмәттәшлек һәм экспорт, магистраль инфраструктура.
- Бу юнәлешләрдә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру республика, илебез үсешенә ярдәм итәчәк, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Агымдагы елда Башкортстан гомумдәүләт проектларына федераль бюджеттан - 34,2 миллиард, ә алты ел эчендә 170,6 миллиард сум акча алачак.
Читайте нас: