Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2019, 11:53

Бөтендөнья башкортлары корылтае 100 еллыкка багышланачак

V Бөтендөнья башкортлары корылтае республика өчен юбилейлы 2019 елда үткәреләчәк.

Бу хакта бүген "Русия Федерациясе субъектлары корылтайларының яңа тенденцияләре һәм перспективалары" дигән "түгәрәк өстәл"дә оешманың Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин белдерде.
Анда Самара, Свердловск, Ырынбур, Чиләбе өлкәләре, Татарстан Республикасы, ХМАО, ЯНАО, Санкт-Петербург башкорт иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, республика Мәдәният министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр вәкилләре катнашты.
"Республиканың 100 еллыгы - бик мөһим, зур дата. Русия Федерациясе Президентының гасырлык юбилейны бәйрәм итү турында тиешле указы бар. Шуңа күрә Башкортстан өчен шундый тарихи әһәмияткә ия булган елда Бөтендөнья башкортлары корылтаен киң колачлы һәм тантаналы итеп оештырырга кирәк. Уфада гына түгел, республика районнарында да милли гореф-гадәтләр һәм йолалар белән халык җыеннарын үткәрү зарур", - дип билгеләп үтте Корылтайның Башкарма комитеты җитәкчесе.
Төбәк лидерлары бу идеяне хуплады. Съездның төгәл датасы Башкарма комитет тарафыннан билгеләнә.
Читайте нас: