Бүген төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Салават районында ЮНЕСКО геопарклар глобаль челтәренә нигез салучы Патрик МакКивер һәм геопарклар буенча халыкара эксперт Сурен Гевинян белән эшлекле очрашу үткәрде.
Очрашуда, шулай ук, район хакимияте башлыгы Марс Кашапов һәм «Янган-Тау» шифаханәсе директоры Альфред Акбашев катнаштылар.
Очрашу барышында «Янган-Тау» геопаркын булдыру эшләре һәм аңа ЮНЕСКО геопаркы статусы бирү перспективасы турында сүз барды.
– Салават районында геопарк булдыру безнең өчен бик мөһим. Мин ышанам, без бу статусны берсүзсез алачакбыз. Күрүегезчә, без бу юнәлештә актив эшлибез, - диде Радий Хәбиров. - Без көтеп кенә утырмыйбыз, алга барабыз. Янә бер геопарк булдыру вариантлары карала - ул "Торатау" геопаркы.
Патрик МакКивер билгеләвенчә, геопарклар белән 19 ел эшләү дәвамында ул кешеләрнең мондый итеп эшкә бирелүе белән беренче тапкыр очраша. Аның фикеренчә, берничә ай эчендә эшнең алга китүе дә шуның белән бәйле.
- ЮНЕСКО геопарклар глобаль челтәре советы сезгә рекомендацияләр исемлеген бирде, аларны үтәргә кирәк иде. Без нәрсәләр эшләнгәнен тикшерергә килдек һәм гаҗәпләндек, - ди Патрик МакКивер. – Советның киләсе сессиясе сентябрь аенда булачак. Димәк, сезнең отчет 1 августка әзер булырга тиеш. Бу бик зур һәм күләмле эш. Сезнең барысын да булдырачагыгызга шигебез юк.
Глобаль геопарклар программасының төп максаты - территориянең халыкара мәгънәгә ия геологик объектларын куллануга нигезләнгән тотрыклы икътисади үсеш моделен булдыру. Геопарк статусы бары тик дүрт елга бирелә. Аны озайту өчен җитди тикшерү үтәргә туры киләчәк.
- Сезнең иңнәргә зур җаваплылык төшә, чөнки "Янгантау" бу статусны алган хәлдә, Русиядә бердәнбер ЮНЕСКО геопаркы булачак. Башка территорияләр сезгә карап, Башкортстан моделен нигез итеп алачак, - диде Патрик МакКивер.