Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 апрель 2019, 14:31

Проблемалы объектларда төзелеш бара

Хөкүмәт йортында республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” форматында чираттагы киңәшмә үткәрде.

Анда проблемалы объектларны төзүне төгәлләү графигы каралды.
Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев сүзләренә караганда, мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге “Миловка паркы”, “Серебряный ручей”, «Новобулгаково», шулай ук «Интеграл», “БашСтройКомплект” һәм Иглин районындагы объектларга кагыла.
Инициатив төркем вәкиле Зөлфия Гайсина белдерүенчә, алданган дольщиклар төркемнәре еш кына төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларда бутала. Шуның аркасында протест акцияләре барлыкка килә дә инде.
Радий Хәбиров проблемалы объектларны төзүне финанслау мәсьәләсендә банклар белән эшне тизләтергә һәм дольщиклар арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген белдерде.
Июль аенда дәүләт комиссиясе “Миловка паркы”ндагы беренче йортларны файдалануга тапшыру эшен башлаячак. “Новобулгаково” торак комплексын инженер челтәрләренә тоташтыру эшләре бара, июнь аенда ан
да янә бер йорт файдалануга тапшырылырга әзерләнә.
Киңәшмәдә халык күптән яшәп тә, рәсми рәвештә эксплуатациягә тапшырылмаган йортлар турында да сүз булды. Радий Хәбиров мондый объектлар булган муниципалитетлар башлыкларына әлеге мәсьәләне хәл итү бурычын куйды.
Читайте нас: