Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 апрель 2019, 18:20

“Сан”га көйләнәбез

Башкортстанда яшәүчеләр бүген 20 федераль мотлак телеканалны бушлай һәм югары сыйфатта карый ала. Әмма ра йонда (шәһәрдә) яшәүчеләрнең барысы да санлы телевидение кабул итүгә әзер түгел. Бу телесигналны тышкы яисә бүлмә антеннасына кабул итүчеләргә кагыла. Кабель, юлдаш яисә IP-TV булганнарга борчылырга урын юк.

3 июньдә Мәскәүдән тапшырылган федераль телеканал программалары бүгенге кебек аналог форматта күрсәтүен туктатачак, ягъни, мәсәлән, “Россия” яисә НТВ каналы урынына кара экран килеп чыгарга мөмкин. Шуңа санлы телевидениегә күчүне бүген үк хәстәрләргә кирәк. Әгәр Беренче каналның уң як өске өлешендә “А” хәрефе барлыкка килгән икән, димәк: я сез үткән буын аналог телевизорын карыйсыз һәм санлы приставка урнаштырырга кирәк, яисә телевизор яңа, әмма санлы сигнал кабул итү режимына көйләнмәгән, бу очракта телевизорны яңадан көйләү таләп ителә.

Шунысын билгеләргә кирәк, безнең район тулысы белән санлы телевидение зонасына эләкте.

— Районда 8180 йорт хуҗалыгы исәпләнә, шуның 2 меңнән артыгы телесигналны тышкы яисә бүлмә антеннасы ярдәмендә кабул итә, — ди район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе, шул ук вакытта районда санлы телевидениегә күчү өчен җаваплы Андрей Кузнецов. — Санлы телевидениегә күчү барышында нинди дә булса аңлашылмаучанлыклар күзәтелми. Бүгенгә кадәр район хакимиятенә мәгълүм мәсьәлә буенча бер мөрәҗәгать тә булмады.

Әлбәттә, монда халык арасында күптән алып барылучы аңлату эшләре дә зур роль уйный. Санлы телевидениегә күчү турында мәгълүмат район хакимиятенең рәсми сайтында урнаштырылган, район гәзитендә берничә мәртәбә бастырылды, урыннарда мәгълүм эшне авыл биләмәләре башлыклары алып бара. Йортларга кереп аңлатып йөрүче ирекмәннәр дә бар, таләп ителсә, алар приставканы һәм антеннаны көйләп бирә һәм техник моментларны аңлата.

Приставка сатып алганда дәүләт ярдәме түбәндәге категория гражданнарга: балага айлык пособие алучы аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм федераль социаль өстәмә түләү алучы пенсионерларга күрсәтелә . Безгә мәгълүм булуынча, бүген Күпфункцияле үзәккә санлы приставка сатып алуга киткән чыгымнарны акчалата каплау үтенече белән җиде граждан мөрәҗәгать иткән. Компенсация 2019 елның 10 февраленнән соң сатып алынган санлы приставка өчен 25 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать иткән очракта түләнә. Район магазиннарында һәм барлык почта бүлекчәләрендә приставкаларны бер каршылыксыз сатып алырга мөмкин. Соңгыларында ул 990 сум тора.

Благоварлылар санлы телевидениегә күчү турында нәрсә ди?

Люция Исламова, Языково авылы:

— Әлбәттә, мин моның турыда ишеттем. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, мәсьәләгә артык игътибар итмим, чөнки йортта IP-ТВ бар, шуңа бу яңалык безгә берничек тә кагылмаячак.

Вера Войтенко, Новоникольский авылы:

— Моның турыда мәгълүмат бик күп. “Сан”га күчү турында телевидениедән ишеттем. Приставка сатып алдык, көйләдек, тиешле документларны җыеп, акчалата компенсация алу өчен Күпфункцияле үзәккә тапшырдым.

Ришат Галимов, Мирный авылы:

— Ишетүен ишеттем, әмма санлы телевидениегә күчүнең кайбер моментларын аңлап җиткермим. Балалар кайтканын көтәм, 3 июньдә мине яраткан телеканалларсыз калдырмас өчен алар ничек кирәк, шулай эшләп куярлар, дип уйлыйм.
Читайте нас: