Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 апрель 2019, 18:50

Корал тапшыр да акча ал

Район территориясендә апрельнең 15еннән 26сына кадәр “Корал тапшыр – акча ал” акциясе үтә.

Әлеге чараның максаты – корал, боеприпаслар, шартларткыч матдә һәм корылмаларның законсыз саклануына һәм таралуына юл куймау. Законсыз сакланган корал һәм боеприпасларны тапшырган кеше җинаять һәм административ җаваплылыкка тарттырылмый. Аннан тыш, БР Министрлар Кабинеты карарына ярашлы, аларга акчалата бүләкләү каралган. Акча винтовка, карабин, автомат, ау коралы, обрез, хәрби, травматик, газ, сигнал пистолетлары һәм револьверлары, мина һәм патроннар өчен түләнә. Мәсәлән, үз иркең белән законсыз сакланучы шома көпшәле ау мылтыгын тапшырган өчен – 10000 сум, сырлы көпшәле ау мылтыгы өчен – 15000 сум, травматик пистолет өчен – 7000 сум, газ револьверы, пистолет өчен 5000 сум түләү билгеләнгән.

Югарыда санап үтелгән коралларны законсыз саклаучы кешеләр РФ Җинаять кодексының 222 мәддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарттырыла, ягъни биш елга иркеннән мәхрүм ителә. Коралны тапшыру өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенә яисә ЛРР бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Р.ШӘЙХЕТДИНОВ, БР буенча Росгвардия идарәсенең ЛРР бүлеге инспекторы, полиция майоры.
Читайте нас: