Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 апрель 2019, 17:40

Кош кизүен юк итү буенча эш-гамәлләр яхшылап өйрәнелде

Бакалы районының Ахман авылы биләмәсендә үтә хәвефле авыру – югары патогенлы кош кизүе чыганагын юк итү буенча команда-штаб күнекмәләре үтте.

Чараның төп максаты хайваннар арасында хәвефле авырулар килеп чыккан очракта кичектергесез чаралар күрү эшләрен яхшылап үзләштерүдән, барлык оператив хезмәтләрнең үзара эш итү механизмын булдырудан, республика эпизоотиягә каршы отрядының әзерлеген тикшерүдән гыйбарәт иде. Күнекмәләрдә төбәкнең Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин, БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, муниципаль район хакимиятләре вәкилләре, унбиш район, районара һәм шәһәр ветеринария станцияләре начальниклары һәм белгечләре, шулай ук, эпизоотиягә каршы ветотряд, Бакалы районының барлык оператив хезмәтләре катнашты.

Күнекмәләргә кадәр үткән гадәттән тыш ведомствоара комиссиянең республикада кош кизүе таралуга юл куймау мәсьәләләре буенча утырышында Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин, команда-штаб күнекмәләрендә бөтен нәрсәне вак-төягенә кадәр өйрәнү мөһим. Кош кизүе тамырыннан юк ителмәгән. Күрше төбәкләрдә әле тегендә, әле монда килеп чыгып тора. Әгәр 2017 елда Русиядә кош кизүе кабынуның 18 очрагы теркәлгән булса, узган елда – 83. Бүген, җылы яктан кошлар кайткан вакытта, йорт кошларын һәм чебешләр сату башлангач, хәл аеруча катлаулана һәм тиешле хезмәтләрдән һәм, билгеле ки, кешеләрдән уяулык таләп ителә. Очраклы оештырылган базарларда, шулай ук урамда машинадан кош сатуны тыярга кирәк. Йорт кошлары моның өчен махсус бүленгән урыннарда гына сатылырга тиеш. Имин булмаган төбәкләрдән республикага кош-корт, йомырка һәм азык кертүне тыю турында карар кабул ителде. Шушы искәртү чараларын үтәмәгән очракта нәтиҗәләрнең күңелсез булуы һәм гаять зур икътисади зыян китерүе ихтимал, ә бу карантин игълан ителгән территориядә икътисади һәм социаль киренкелек тудырачак. Исегезгә төшерәбез, бүгенгә республикада 11 миллионга якын кош исәпләнә. Аларның 8 миллионнан күбрәге — 12 эре кошчылык фабрикасында һәм кошчылык хуҗалыкларында, 3 миллоннан артыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала. Благовар районы иң зур кошчылык предприятиеләре урнашкан районнарның берсе булып тора. Анда бүген 240258гә якын кош санала, дип билгеләде.

Команда-штаб күнекмәләре уйдырмасы буенча, Ахман авылындагы бер йорт ихатасында күпләп кош-корт үлә башлаган. Хуҗалар хәбәр итү белән ветстанция урынга чыкты. Ул арада махсус техникасы, мобиль лабораториясе, дезинфекция үткәрү җиһазлары булган эпизоотиягә каршы отряд килеп җитте. Алар тиз арада кошлар үлеменең сәбәбен ачыклады һәм кош кизүе таралуга юл куймау һәм авыру чыганагын юк итү буенча чаралар үткәрде.

Күнекмәләр йомгаклары буенча эш нәтиҗәлелеген күтәрү чаралары күрү турында карар кабул ителәчәк, диделәр БР Ветеринария идарәсендә.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: