Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 апрель 2019, 16:20

Янә чүп түгү мәсьәләсе турында

Агымдагы ел башыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында яңа багана – “каты коммуналь калдыклар белән эш итү” – барлыкка килде. Тәүге квитанцияләр үк халыкка әллә күпме сорау алып килде һәм алар җавап эзләп власть органнарына, төбәк операторына, шулай ук редакциягә мөрәҗәгать итә башлады.

Атап әйткәндә, квитанцияләрдә мәгълүм торакта яшәүчеләр саны дөрес күрсәтелмәгән яисә мәрхүмнәр өчен дә түләү килгән һ.б. “Мондый очракта кемгә барырга?” – гәзит укучылар иң еш кабатлаган сорау шул.
Түләү документларына төгәллек кертү өчен кирәкле документларны алып төбәк операторына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән теркәлү урыны күрсәтелгән паспорт, гаилә составы турында белешмә яисә вакытлы теркәлү турында белешмә алырга онытмагыз. Яңадан исәпләү ясагач, киләсе айда ялгыш исәпләнгән сумманы тотып калачаклар.
Документларны түбәндәге юллар белән тапшырырга мөмкин:
- электрон почта аша: [email protected] ;
- Языково авылы, Ленин урамы, 6 адресы буенча урнашкан төбәк операторы вәкиллеге аша;
- әлеге мәсьәлә буенча килешү төзелгән авыл Советлары аша.
Яңадан исәпләү турында гаризалар 30 көн эчендә карала.
“Каты коммуналь калдыкларны түккән өчен түләү квитанциясе бер тапкыр да килмәде. Бурыч өчен пеня түләтмәсләрме? Ничәсенә кадәр түләргә кирәк? Квитанцияне вакытында китермәсәләр, кайда мөрәҗәгать итәргә?” дип сораучылар да бар.
Төбәк операторына күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүне исәпләү һәм түләүләрне эшкәртү буенча хезмәт күрсәтүче оешма – Уфа шәһәренең ЕРКЦ МУП генеральный директорының беренче урынбасары Светлана Ахматова әйтүенчә, хезмәт өчен расчет аеннан соңгы айның 10ына кадәр түләргә кирәк. Түләү квитанциядә чагылыш тапсын өчен расчет аеннан соңгы айның 4енә кадәр түләргә киңәш итәбез. Квитанция вакытында китерелмәү сәбәпле җыелган бурычка пеня исәпләнми, чөнки монда кулланучы гаепле түгел. Түләү документларын таратмаулары турында күпканаллы 8-800-775-776-1 телефоны, шулай ук ЕРКЦның рәсми почтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, даими яисә вакытлыча яшәүче гражданнар өйдә булмаган көннәр өчен түләүне яңадан исәпләттерү мөмкинлеге каралган.
Кулланучы вакытлыча, ягъни тулы 5 календарь көннән артыграк, өйдә булмаган очракта шундый исәпләү ясалырга мөмкин. Вакытлыча өйдә булмавын кулланучы үзе расларга тиеш.
Яңадан исәпләү турында гаризада вакытлыча өйдә булмаган һәр кулланучының фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, кайчан китүе һәм кайтуы күрсәтелә. Гаризага кулланучының ничә көн вакытлыча өйдә булмавын раслаучы документлар теркәлә.
Читайте нас: