Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 апрель 2019, 13:34

Күрсәтелүче хезмәтләр сыйфаты – беренче урында

Языковода чит ил машиналарын ремонтлауга махсуслашкан автосервис һәм зур төзелеш материаллары магазины төзү планлаштырыла.

Район хакимиятендә үткән чираттагы инвестсәгать чикләрендә шушы хакта сүз барды. Ярдәм күрсәтүләрен үтенеп, район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземасловка ике эшкуар мөрәҗәгать итте. Инвестиция сәгатен үткәрү өчен махсус оештырылган эксперт комиссиясе проектларны бар яклап җентекле тикшерде, эшкуарлар игътибарын, иң беренче чиратта, күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатына юнәлттеләр.

— Район үзәгендә автосервис ачу биш эш урыны булдыруны күздә тота, — диде Илдар Гыйрфанов, үзенең проекты турында сөйләп. — Языковода берничә автосервис эшли, әмма чит ил машиналарын ремонтлауга барысы да әзер түгел.

Эш башлау өчен ул күпмедер акча туплаган, әмма ул гына җитәрлек түгел, шуңа банкта кредит алырга да туры киләчәк. Инвестсәгатьтә нигездә төзелеш урынын һәм аны якынча сафка кертү вакытын билгеләү каралды. Комиссия һәм район хакимияте башлыгы Юрий Александрович Коземаслов ягыннан каршылыклар булмады. Автосервис проекты буенча якын вакытта юл картасы төзеләчәк һәм хакимиятнең икътисад бүлеге белән тулы күләмдә үзара хезмәттәшлек тәэмин ителәчәк.

Ирина МАКСИМОВА.

(Дәвамы гәзитнең чираттагы санында).
Читайте нас: