Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 апрель 2019, 17:04

Проектның бизнес-планы булырга тиеш

Район хакимиятендә икенче инвестиция сәгате эшлекле сөйләшү рәвешендә үтте. Район җитәкчесе Юрий Коземаслов моннан соң аның даими үткәреләчәген әйтте.

Бу көнне шәхси эшкуарлар район территориясендә гамәлгә ашырырга теләгән дүрт инвестиция проекты каралды.

Шәхси эшкуар Л.Голикова эшчәнлеген артабан киңәйтү максатында әле эшләп килгән магазины белән чиктәш җир участогын алуда ярдәм күрсәтүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте. Кызганычка каршы, участокка газүткәргеч, юл, мәктәп якын булуы мәсьәләне уңай хәл итүне катлауландыра.

“Инком-Союз” инвестиция компаниясе” ҖЧҖнең проекты зур кызыксыну уятты, ул “Благовар” токымлы кошчылык заводы базасында СВЧ-энергия технологиясен кулланып авыл хуҗалыгы һәм кошчылык предприятиеләре калдыкларын эшкәртүне җайга салырга планлаштыра.

Эшуар Ралия Якупова Ямакай авылында җиләк җыю, киптерү, артабан аны тирән эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кооперативын оештыру планы белән яши.

“Абсолют капитал” ҖЧҖ сүтелгән авария хәлендәге йортлар урынында күпфатирлы йортлар төзергә планлаштыра. Тик әлегә малтабарлар төзелеш өчен җир участогы алу мәсьәләсен хәл итә алмый.

Инвестиция сәгатенә килгән һәр бизнесменның теге яки бу мәсьәләсе урындагы власть вәкилләре белән берлектә хәл кылуны таләп итә.

Район җитәкчесе тәкъдим ителгән проектларның сәламәт кызыксыну уятуын билгеләде. Чөнки аларны гамәлгә ашыру районда өстәмә эш урыннары булдыруга, бюджетка өстәмә акча керүгә булышлык итәчәк, районның артабангы үсешенә уңай йогынты ясаячак. Әмма һәр проектның икътисади яктан нигезләнгән булуы шарт. Инвестиция сәгатендә планлаштырылган кече һәм урта эшкуарлык проектларын эзмә-эзлекле гамәлгә ашыру өчен тикшерелгән мәсьәләләр буенча “юл карталары” эшләргә карар ителде.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: