Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март 2019, 13:00

Кыргызстан белән хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Бишкәктә Кыргызстан Республикасының икътисад министры Олег Панкратов белән очрашты. Яклар ике яклы мөнәсәбәтләрне арытаба үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Мәгълүм булуынча, төбәк җитәкчесе Русия делегациясе составында “Стратегик партнерлык һәм интеграциянең яңа офыклары” дип аталучы VIII Русия-Кыргызстан төбәкара конференция эшендә катнаша. Олег Панкратов Радий Хәбировның сәфәре тугандаш халыклар арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен чираттагы адым булачагына ышаныч белдерде.– Безне мәдәни-гуманитар, икътисади элемтәләр бәйли. Халыклар менталитеты да уртак, – диде Олег Панкратов. – Шуңа күрә мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә һәм сыйфатына ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, дип уйлыйм.
Үз чиратында, Радий Хәбиров Башкортстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше тотрыклы булмавын билгеләде. Узган ел нәтиҗәләре буенча, ул 51 миллион доллар тәшкил иткән, аның төп өлеше экспортка туры килә. Экспорт нигезен нефть химиясе һәм химия продукциясе тәшкил итә, ә импорт, башлыча, электр лампалары төрендә тәкъдим ителә. Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, Башкортстан Кыргызстаннан җиләк-җимеш продукциясен поставкалау белән кызыксына һәм бу юнәлешне үстерү буенча фикер алышырга әзер.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, башкорт һәм кыргыз халыкларын мәдәни-гуманитар мөнәсәбәтләр бәйли. 2017 елдан Уфа һәм Бишкәк тугандаш шәһәрләр булып тора һәм бу зур мөмкинлекләргә юл ача.
Республика җитәкчесе, шулай ук, Кыргызстанның эшлекле даирәләре делегациясен июньдә Башкортстанда узачак “Урал аръягы-2019” Бөтенрусия инвестиция сабантуенда катнашырга чакырды.
Арытаба Башкортстан белән Кыргызстан хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, экологик, гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документ Радий Хәбиров һәм Олег Панкратов имзалары белән ныгытылды.
Килешү үзара файдалы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне, инвестицион, инновацион эшчәнлек һәм бизнесны, экологик, гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә үзара бәйләнешне үстерүгә юнәлтелгән.
Шул ук көнне Радий Хәбиров Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Мөхәммәткәләй Әбелгазиев белән очрашты. Алар ике яклы мөнәсәбәтләрне арытаба үстерү перспективаларын тикшерде.
Премьер-министр республика халкын Башкортстан оешуга 100 ел тулу белән котлады һәм төбәккә иминлек теләде.
– Русия белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрдә Башкортстан зур роль уйный. Республика зур икътисади куәткә ия, – диде Мөхәммәткәләй Әбелгазиев. – Без сезнең белән тыгыз бәйләнештә. Якташларыбыз сездә уңышлы эшли.
Радий Хәбиров хезмәттәшлек турында бүген кул куел­ган ике яклы килешү товар әйләнешен арттыру өчен мөһим этәргеч булыр дигән ышаныч белдерде. Кыргызстанга традицион рәвештә поставкаланучы нефть химиясе продукциясеннән тыш, республика заманча автобуслар, биопрепаратлар, авыл хуҗалыгы өчен комплекслы ашламалар һәм башка товарлар тәкъдим итәргә әзер. Башкортстан, үз чиратында, Кыргызстанның агросәнәгать комплексы продукциясе белән кызыксына.
– Республикада бүген Кыргызстан капиталы катнашлыгында 25 предприятие эшчәнлек алып бара, – диде Радий Хәбиров. – Узган елдан Уфада Кыргызстан Республикасының Почетлы консулы Айрат Гарифҗан улы Хәбиров эшли.
Очрашу барышында, шулай ук, мәгариф, мәдәният, туризм, шифаханә-курорт дәвалануы өлкәләрендә хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышу булды.
Читайте нас: