Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март 2019, 13:23

“Чүп” мәсьәләсе ашыгыч хәл кылуны таләп итә

Авыл биләмәләре башлыкларының атна саен була торган киңәшмәсендә “чүп” мәсьәләсе көн тәртибендә иң беренче урынга куелган иде.

Район җитәкчесе, авыл биләмәләре башлыклары мәгълүм проблеманы бу көнне каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы, оператор һәм Уфа шәһәрендәге ЕРКЦ МУП вәкилләре катнашлыгында тикшерде.
— Авыл Советларында үткән һәр җыелышта шушы мәсьәләне тикшерү белән шөгыльләнәбез. Каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен түләү квитанцияләрендәге мәгълүматларның дөрес булмавына, аларның вакытында таратылмавына кагылышлы һ.б. мөрәҗәгатьләр бихисап. Без бу проблеманы һичкичекмәстән хәл итәргә тиеш, — дип билгеләде район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов һәм киңәшмәдә катнашучыларны конструктив сөйләшүгә чакырды.
Оператор мәгълүматлары буенча, 1 апрельдән каты коммуналь калдыкларны чыгару 61 торак пунктта оештырылачак. Языково авылында чүпне капчыкларга җыюдан туктарга кирәк. Бүген район үзәгендә 84 контейнер куелган. Гомумән, эшне нормаль алып бару өчен 170 контейнер таләп ителә. Оператор киләсе атнада ук район авылларында өстәмә рәвештә – 40, ә 2 апрельгә кадәр тагын 40 контейнер урнаштырылачак дип ышандырды.
Яз бик ашыгып килә. Озакламый авылларда чүпне атнасына бер тапкыр гына җыю белән хәлдән чыгып булмаячак дигән сүз. Авыл биләмәләре башлыклары операторга чүп түгүне атнасына ике тапкыр оештырырга тәкъдим итә.
Бакча эшләре һәм өмәләр башлангач, чүп-чар тагын да артачак. Шуны исәпкә алып, киңәшмәдә зур күләмдәге чүпне мәгълүм бер урында һәм махсус машина килгән билгеле көннәрдә генә чыгарыру турында карар кабул ителде. Авыл биләмәләре башлыклары бу хәбәрне халыкка җиткерергә тиеш.
Чүп түккән өчен түләүләрне дә авыл Советлары ярдәменнән башка җайга салып булмаячак. Киңәшмә барышында ЕКРЦ вәкиле һәм авыл биләмәләре башлыклары ЕРКЦда булган мәгълүматлар базасына берлектә төгәллек кертергә сөйләшеп килеште.
ЕРКЦ исеменә каты коммуналь калдыклар чыгарган өчен түләү квитанцияләрен таратуга контроль булмавы җәһәтеннән дәгъва белдерелде. Кайбер авылларда, әйтик, квитанцияләр бер тапкыр да таратылмаган, ә икенчеләрендә, киресенчә, күрсәтелмәгән хезмәт өчен квитанция таратырга өлгергәннәр.
— Без мондый эш белән риза түгел. Озакка сузмыйча тәртип урнаштыруыгызны сорыйбыз, — дип мөрәҗәгать итте район җтитәкчесе ЕРКЦ вәкиленә.
Читайте нас: