Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2019, 13:36

Соңгы ышаныч – сездә!

Кичә Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Русия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның Башкортстанда күчмә утырышы узды.

– Русия Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет кайвакыт кешеләр өчен өметнең соңгы утравы булып тора, анда алар үз проблемаларын хәл итүдә ярдәм таба алалар, – диде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров. – Республика власте Совет тәкъдимнәре өчен рәхмәтле һәм аларга колак салачак.Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ул һәм аның командасы Башкортстан үсешенең властька ышанычсыз мөмкин булмавын яхшы аңлый.
– Без халык белән ачык аралашу булдырдык. “Инцидент” программасы гражданнарның шикаятьләренә җавап биреп кенә калмыйча, аларны шунда ук хәл итәргә дә мөмкинлек бирә. Бүген барлык министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре социаль челтәрләрдә актив эшли. Агымдагы елның беренче кварталында гына да минем исемгә республика халкыннан 22 меңнән артык мөрәҗәгать килде, шуларның 13 меңе — социаль челтәрләр аша, — диде Радий Фәрит улы. – Мөрәҗәгатьләр структурасында төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру белән бәйле мәсьәләләр беренче урында тора. Шулай ук юллар, торак-коммуналь хуҗалык, экология, сәламәтлек саклау, җәмәгать транспорты һәм мәгариф проблемалары бар.
Республика җитәкчесе Кеше хокуклары буенча Совет әгъзаларының игътибарын хокукый дәүләт үсешендә мөһим моментларның берсе властьның үзгәрүе булуына юнәлтте. Аның фикеренчә, муниципалитетлар җитәкчеләре дә властьта ике сроктан артык булырга тиеш түгел, һәм хәзер республикада бу юнәлештә эш бара, Башкортстан районнары һәм шәһәрләрендә хакимияткә яңа башлыклар килә. Радий Хәбиров ассызыклавынча, урыннарда власть әхлаклы һәм тәртипле булса, нәтиҗәле үсеш мөмкин.
Чарада Русия Президенты советнигы, Кеше хокуклары буенча Совет башлыгы Михаил Федотов, Совет рәисе урынбасары Евгений Бобров, җаваплы секретарь Ирина Киркора, коммерция карамагында булмаган оешманы үстерү буенча даими комиссия рәисе Наталия Евдокимова, экология хокуклары буенча даими комиссия рәисе Сергей Цыпленков, хокук саклау органнарының гражданлык контроле буенча даими комиссия рәисе Игорь Каляпин, пенитенциар система реформасы һәм хокук бозуларны булдырмау буенча даими комиссия рәисе Андрей Бабушкин, хәрби-гражданлык мөнәсәбәтләре буенча даими комиссия рәисе Мария Большакова, коррупциягә каршы тору буенча даими комиссия рәисе Кирилл Кабанов, шулай ук Совет әгъзалары Лев Амбиндер, Игорь Борисов, Александр Брод, Екатерина Винокурова һәм Иван Засурский катнашты.
Совет әгъзалары 25 мартта Башкортстанга килде. Алар гражданнар хокукларының ничек яклануын тикшерү максатында республика хокук саклау органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашты, мәҗбүри тоту урыннарында җәмәгать контроле уздырды, социаль һәм медицина учреждениеләрендә, Русия Оборона министрлыгы учреждениеләрендә булды.
Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Совет әгъзаларының хокук саклау һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуында Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмов чыгыш ясады. Шул ук көнне Совет әгъзаларының хокук саклау һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуында Башкортстан Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Олег Галин чыгышы тыңланды.
Совет вәкилләре Сибайда эшләде. Алар килеп туган экология хәленә бәйсез эксперт бәясе бирде. Шулай ук, алар “Сибай, сула!” төркеме әгъзалары һәм активистлар белән очрашты.
Чара кысаларында Совет әгъзалары 26 мартта Уфада гражданнарны кабул итте, анда 130 кеше мөрәҗәгать итте.
Читайте нас: