Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2019, 13:37

“Дольщикларның барлык хокуклары да тергезеләчәк”

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров атна саен узучы “Төзелеш сәгате“ төрендә киңәшмә үткәрде.

Проблемалы объектларны төзүне тәмамлау буенча күрелүче чаралар һәм дольщиклар белән хезмәттәшлек турында Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев сөйләде. Ул дольщикларның хокукларын тергезү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрнең кимүен билгеләп үтте. Бу башкарылган эшнең нәтиҗәлелеге турында сөйли. Объектлар төзелеше буенча финанс-икътисади схемалар формалаштыру дәвам итә.Киңәшмәдә, шулай ук, Стәрлетамактагы хәл җентекләп тикшерелде. Кабул ителгән чаралар турында шәһәр мэры Владимир Куликов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, “Юл картасы” эшләнә, потенциаль инвестор белән хезмәттәшлек алып барыла.
“БашСтрой” җәмгыяте гамәлләреннән зыян күргән “Советский” торак комплексының ике йорты дольщикларының хокукларын тергезү эше бара. Радий Хәбиров Социаль максатлы программалар фондына кергән Башкортстан сода компаниясеннән 175 миллион сум күләмендәге квартал траншын шушы максатларга юнәлтергә тәкъдим итте.
Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, муниципалитетлардагы хәл даими рәвештә тикшереләчәк.
– Һәр “Төзелеш сәгате”ндә килеп туган мәсьәләләр турында фикер алышачакбыз. Чиратта – Октябрьский, Ишембай, башка шәһәрләр һәм районнар. Дольщикларның барлык хокуклары да тергезеләчәк, – диде Радий Хәбиров.
Киңәшмә кысаларында “ПСК-6” компанияләр төркеме җитәкчесе Андрей Носков Уфаның Инорс һәм Черниковка бистәләрендә комплекслы төзелеш буенча тәкъдимнәр кертте.
Аның сүзләренә караганда, Черниковка территориясенең күпчелек өлешен ике катлы йортлар алып тора. Гомум мәйданы 87 мең квадрат метр булган иске торакны сүткәндә, 700 мең квадрат метрдан артык яңа торак һәм социаль объектлар проектлау һәм төзү территорияне комплекслы үзләштерү мөмкинлеге бирәчәк.
Инорста 800 урынга исәпләнгән мәгариф үзәге төзү һәм сәламәтләндерү зонасын төзекләндерү өчен муниципаль-шәхси партнерлык оештыру тәкъдим ителә. Радий Хәбиров бу мәсьәләне эшләп бетерергә кушты.
Киңәшмәдә каралган тагын бер мәсьәлә – Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең яңа корпусын төзү. Проектны Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин тәкъдим итте. Бина проекты инде эшләнгән һәм тиешле килешүләр үткән. Аның гомум бәясе якынча 2,1 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар Стәрлетамакта Агыйдел елгасы аша автомобиль күперен реконструкцияләү мәсьәләсен карады. Радий Хәбиров республиканың ремонт эшләрен финансларга әзер булуын белдерде һәм муниципалитет җитәкчелегенә эшне башларга кушты.
Читайте нас: