Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2019, 13:40

Австриядә Башкортстан көннәре үтәчәк

Башкортостанның рәсми делегациясе Вена шәһә­рендә Сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек буенча Русия-Австрия берлектәге комиссиясе кысаларында Русия субъектларының Австрия белән хезмәттәш­лек буенча эшче төркемнең дүртенче утырышында катнаша.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдинов җитәкчелегендәге делегация составына Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсәяпов һәм Башкортстанны үстерү корпорациясе генеральный директоры Олег Голов керде.Башкортстан вице-премьеры вазыйфасын башкаручы, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов рәислегендәге делегация Австрия һәм Вена властьлары белен очрашу үткәрде. Анда икътисадта һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук Австриядә Башкортстан көннәрен үткәрү турында сүз барды.
Шулай ук, Вена шәһәре Советы һәм Австриянең Дәүләт советы әгъзасы Маркус Шобер белән эшлекле очрашу узды. Яклар сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук, Австриядә Башкортстан көннәре үткәрү кысаларында төбәкнең икътисади һәм гуманитар куәтен тәкъдим итү буенча чаралар оештыру мөмкинлекләре турында фикер алышты. Русиянең Австриядәге сәүдә вәкиле Александр Потемкин белән очрашуда Башкортстан экспортерлары өчен Австрия базарына чыгуны гадиләштерү, эшлекле партнерлар, шулай ук, республика территориясендә үз производствосын ачарга әзер предприятиеләр эзләү турында сүз барды.
Александр Потемкин, шулай ук, республиканың Венада Башкортстан көннәрен үткәрү башлангычын хуплады.
Читайте нас: