Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2019, 13:38

Җан җылысы өчен рәхмәт!

З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада чыгыш ясады. Төбәк җитәкчесе республиканың сәнгать эшлеклеләрен һөнәри бәйрәм белән котлады һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

– Бүген сезне Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котларга телим, бу – искиткеч бәйрәм. Безнең республикада 15 меңнән артык кеше мәдәниятне үстерүгә хезмәт итә. Озак еллар дәвамында яшь артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре тәрбияләүгә көч салганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Буыннарның күчәкилүчәнлеге беркайчан да өзелмәс дип уйлыйм. Бездә һәрвакыт яңадан-яңа талантлар үсеп торсын, – диде чыгышында Радий Хәбиров.Институтта булганда төбәк җитәкчесе М. Фоменков исемендәге хор залын, махсус фортепиано сыйныфын карады, педагоглар һәм студентлар белән аралашты.
Соңыннан Радий Хәбиров вузның профессор-преподавательләр коллективы, Башкортстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашты. Анда иҗади коллективларны үстерү, яшь талантларга булышлык итү мәсьәләләре, киләчәккә планнар тикшерелде.
Читайте нас: