Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2019, 14:24

Без - башкортстанлылар

Республика йортында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы үтте.

Валентина Матвиенко республика оешуның 100 еллыгын билгеләү тантанасына чакырган өчен рәхмәт белдерде.
- Бу - Башкортстанның гына түгел, бөтен Русиянең бәйрәме. Чөнки ул - илебезнең икътисади, социаль үсешендә бик мөһим, терәк төбәк. Зур тарихы, яхшы традицияләре булган төбәк. Ул - күпмилләтле, күпконфессияле республика. Үзенең 100 еллыгына яхшы нәтиҗәләр белән килде, - диде ул. - Башкортстанда яшәүчеләрнең горурланырдай җире бар. Беренче чиратта, бу - шушы җирдә яшәүчеләрнең, республика җитәкчелегенең тырышлык нәтиҗәсе.
Радий Хәбиров һәрвакыт төбәкләр яклы булган өчен Федерация Советына рәхмәт белдерде.
- Иң мөһиме - иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, безнең территориядә яшәүче халыкларның милләтара һәм конфессияара бердәмлеге. Без үзебезне "башкортстанлылар" дип атыйбыз. Һәм моның белән горурланабыз, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: