Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2019, 14:23

Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык

Башкортстанга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган концерт милли бизәкләргә бай булды.

Бүген "Башкортостан" дәүләт концерт залында республиканың 100 еллыгына багышланган зур бәйрәм тамашасы үтте. Бай рухи мирасы, мәдәнияте һәм сәнгате белән дан тоткан төбәгебез тамашачылар игътибарына иң көчле, чагу чыгышларны тәкъдим итте.
Концертны “Голос. Дети” проектында катнашып, финалга чыккан яшь якташыбыз Ләйсән Золотарева ачты. "Башкортостан" дәүләт концерт залы сәхнәсендә һәвәскәр артислардан башлап, Әскар Абразаков, Роберт Юлдашев кебек, исемнәре дөнья күләмендә танылган халык артистлары, "Курайчы", "Аргамак" төркемнәре, Башкорт милли симфоник оркестры, Милли халык уен кораллары оркестры, Дәүләт академия хор капелласы, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре, “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.
Әлеге чагу чыгышлар аша республикабыз милли бизәкләргә бай булуын, төбәктә халыклар дуслыгын һәм бердәмлеген, моңлы, дәртле халык яшәвен янә бер раслады. Тамашачы милли моңнарда тибрәлә-тибрәлә, төбәкнең бер гасырлык тарихына сәяхәт кылды.
Шунысы игътибарга лаек, бүгенге тантаналы чаралар Башкортстан юлдаш телевидениесе һәм “Башкортостан 24” каналы тарафыннан туры эфирда трансляцияләнде. Димәк, Башкортстан тарихындагы мөһим вакыйгадан республикабызның бер генә кешесе дә читтә калмады.
Читайте нас: