Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2019, 14:25

Александр Бречалов: "Быел - сездә, алдагы елда бездә йөзьеллык!"

Удмурт Республикасы башлыгы ике төбәкне дуслык берләштерүен ассызыклады.

Республиканың 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чараларда Удмурт Республикасы Башлыгы Александр Бречалов та катнашты. Журналистлар белән аралашу барышында ул ике төбәкне уртак планнар, проектлар бәйләве турында әйтте.
- Без - күршеләр, без - дуслар. Башкортстанда 160тан артык милләт вәкиле яши, аларның 20 меңнән артыгы - удмуртлар. Алар бәхетле гомер кичерә, эшли һәм балалар үстерә. Безне тарихи, икътисади, мәдәни бәйләнешләр берләштерә, киләчәктә аларны тагын да киңәйтәчәкбез. Русиялеләр, туристлар буларак, ел саен йөз миллион долларны чит илгә чыгара. Башкортстан, Татарстан, Удмуртия һәм башка төбәкләр - без дә алардан калышмаучы, хәтта кызыклырак та сервис тәкъдим итә алабыз, - диде Александр Бречалов.
Алдагы елда Удмурт Республикасы, шулай ук, 100 еллык юбилеен билгели.
- Быел - сездә йөзьеллык, алдагы елда - Удмурт Республиксында. Барысы да башлана гына әле. Безгә бергә күп нәрсәләрне эшләргә кирәк. Мөгаен, эшне Удмуртия һәм Башкортстанны бәйләүче юллардан башларбыз, - диде Удмурт Республикасы җитәкчесе.
Читайте нас: