Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2019, 01:10

Төп бурычларыбызның берсе - яңа предприятиеләр булдыру!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың 100 еллыгы уңаеннан "Россия 24" телеканалына әңгәмә бирде, дип хәбәр иткән идек инде. Биредә ул үсеш драйверлары булган компанияләр турында да сөйләп үтте.

- Мин Башкортстан халкының гына түгел, русиялеләргә дә билгеле булган предприятиеләрне санап китә алам: “Башнефть” - билгеле нефть химиясе компаниясе, УМПО - Уфа моторлар җитештерү берләшмәсе. Болары Уфада урнашканнар.
Бүгенге көндә Мәскәү, Татарстан һәм безнең республика өчен бик кирәкле пассажир автобуслары җитештерүче Нефтекама шәһәрендәге автозавод. Сүз уңаенда әйтеп үтик, без быел 100 автобус сатып алырга контракт төзедек. Тагын - шактый зур куәтле Башкортстан сода компаниясе.
Үсеш драйверлары булып, әлбәттә, безнең алдынгы предприятиеләр тора. Алар – Учалы тау баектыру комбинаты, “Газпром нефтехим Салават” – “Газпром”ның иң эре предприятиесе.
Шулай итеп, горурланырлык предприятиеләребез бар һәм җитәрлек. Алар, шулай ук, безнең бюджетның төп өлешен тулыландыручы булып торалар да инде.
Алда торган төп бурычларыбызның берсе – яңа производстволар булдыру. Һәм монда без янә инвестицияләр мәсьәләсенә әйләнеп кайтабыз. Республикага инвесторлар җәлеп итәр өчен уңайлы шартлар булдыру мөһим. Шул вакытта Русиянекеләр генә түгел, ә чит ил инвесторлары да безне үз итәчәк.
Читайте нас: