Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2019, 16:28

Республиканың 100 еллыгы тантаналарын һәркем карый ала

23 мартта Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тула.Төп юбилей тантаналары Уфада, "Башкортстан" Дәүләт концерт залында узачак - ул җыелыш һәм бәйрәм концерты. Чарага Русия Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары, Дәүләт думасы депутатлары, дипломатик учреждениеләр башлыклары чакырылган.

Концертта сәнгать осталары - Әсккр Абдразаков, Роберт Юлдашев һәм "Курайсы" төркеме, "Голос" финалчылары катнашачак. "Балалар" Милли симфоник оркестры, халык уен кораллары милли оркестры, дәүләт академия хор капелласы, "Мирас" җыр һәм бию фольклор ансамбле, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюләре академия ансамбле чыгыш ясаячак.
Концертны республиканың барлык халкы карый алачак: чара БСТ һәм "Башкортостан-24" телеканалларында трансляцияләнәчәк. Трансляция 15.00 сәгатьтә башланачак.
"Башкортостан" дәүләт концерт залы фойесында Башкортстанның заманча казанышларын сөйләүче экспозиция оештырылачак, фотокүргәзмәләр, картиналар, арт-объектлар, борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр бай тарихын чагылдырган күргәзмәләр булачак.
Белешмә: 100 ел элек, 1919 елда Русия Эшче-крестьян Хөкүмәтенең Башкорт Хөкүмәте белән Башкортстан Совет Автономиясе турында килешүгә кул куелган иде. Әлеге сәяси акт күпмилләтле Русия дәүләте тормышында тарихи вакыйга һәм республикабызның дәүләт институтларын булдыруда мөһим этап булды. Документ Башкортстанның яңа статусын юридик яктан ныгыткан һәм аның беренче Конституциясенә әверелгән. Килешү иҗтимагый, дәүләт һәм административ җайланма билгели торган 16 Параграфны үз эченә алган. Совет Башкортстаны килешү нигезендә төзелгән Русия Федерациясенең беренче һәм бердәнбер Автономияле Республикасы булды.
Республиканың 100 еллыгы уңаеннан Башкортстанда бәйрәм чаралары, Бөтенрусия һәм халыкара форумнар кысаларында төбәкнең социаль-икътисади, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы, конгресс һәм туристлык мөмкинлекләре презентацияләре уза.
Исегезгә төшерәбез, төбәктә, шулай ук, "Башкортстанның 100 еллыгына - 100 объект" дигән зур республика программасы гамәлгә ашырыла: мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләре, социаль, юл, инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә. Күп кенә объектлар файдалануга тапшырылган инде, быел 53 объект — 19 мәктәп, 14 балалар бакчасы, өч мәдәният һәм сәламәтлек саклау объекты, ике янгын депосы һәм 12 спорт комплексы барлыкка киләчәк. Боларга республика бюджетыннан 6,8 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Читайте нас: