Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2019, 01:14

Республиканың 100 еллыгы - җитди юбилей

Башкортстан бу көннәрдә Русия составында автономияле республика булып оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. “Россия 24” телеканалына биргән интервьюсында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу вакыйганың ничек узуы турында сөйләде. Сезгә дә әңгәмәне тәкъдим итәбез.

- Быел Башкортстан үзенең бер гасырлык юбилеен – 100 еллыгын билгеләп үтә. Бәйрәм турындагы Указга ил Президенты Владимир Путин имза куйган. Бәйрәм кысаларында нинди мөһим вакыйгалар һәм чаралар узды һәм планлаштырыла?
– Без Президент Указы кысаларында барлык чараларны да уздырабыз. Безнең өчен бу - бик мөһим. Бу – Президент тарафыннан әлеге вакыйганың тарихи әһәмиятен тану.
Гомумән, чаралар инде күптәннән бара. Без әзерләнәбез, республика бу чарага узган елда да әзерләнде. Бездә “Республиканың 100 еллыгына - 100 объект” программасы эшли. Быел да 50дән артык объектны тапшырачакбыз, бу - мәктәпләр дә, дәваханәләр дә, мәдәният йортлары да.
Ә хәзер без зур иҗтимагый-сәяси, әһәмиятле чаралар уздыру фазасын кердек. Беренчесе, Мәскәүдә 6 мартта зур концерт үтте, без аны “Башкортстанда туганнар” дип атадык. Башкортстан белән Владимир Спиваков, дөньяның иң яхшы опера җырчылары Абдразаковлар, республиканың халык артисты Роберт Юлдашев һәм башкалар тыгыз бәйле икәнен беләсез. Без үзебезнең барлык якташларыбызны, республиканың дусларын чакырып концерт оештырдык.
Бу көннәрдә иң мөһим чараларның берсен уздырырга әзерләнәбез. Нәкъ 23 мартта республиканың 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узачак һәм, әлбәттә, зур концерт. Шулай ук Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары делегациясен һәм федераль үзәктәге коллегаларны көтәбез. Бу - безнең йөз еллык үсеш тарихына анализ ясарга, ветераннарга тиешле бәя бирергә, бүләкләр тапшырырга, аларны котларга төп зур чара. Бу - зур, җитди тарих.
Читайте нас: