Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2019, 01:11

Республика алдында торган бурыч - салым базасын арттыру

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан "Россия 24" телеканалына әңгәмә бирде. Биредә ул республика икътисады турында да җитди фикерләрен сөйләде.

- Акча һәрвакыт җитми. Шуңа күрә безнең бурыч – салым базасын арттыру. Мин бу җәһәттән инвестицияләргә тагын басым ясар идем. Инвестиция акчасына яңа производстволар булдырыла, димәк салым базасы да арта.
Тулаем алганда, икътисадыбыз һәм финанс өлкәсендәге быелгы хәлне уңай бәяләр идем. Агымдагы елның беренче аенда бюджетка керемнәр планда каралганнан күбрәк. Шуңа күрә планнарыбызны тормышка ашырыр өчен финанс мөмкинчелекләребез җитәрлек булыр дип уйлыйм.
Һәм, әлбәттә, без барлык федераль программаларда да катнаша алырбыз, дип әйтеп булмый. Алар бик күп. Федераль программаларда актив катнашып, шул ук паркларны, скверларны, ихаталарны һәм башка урыннарны төзекләндерү өчен федераль үзәктән зур ярдәм алу өчен безнең көч-куәт җитәрлек.
Читайте нас: