Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2019, 01:08

Медицина һәм мәгариф өлкәсе сәламәтләндерүгә мохтаҗ

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың 100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә "Россия 24" телеканалына әңгәмә бирде. Биредә ул социаль, медицина өлкәсендәге хәлләр һәм бурычлар турында да сөйләде.

- Социаль өлкәдә башкарасы эшләр җитәрлек. Бу өлкәдә Президент указлары һәм милли проектлар тормышка ашырыла. Әлеге юнәлештә республикада актив эшчәнлек оештырылган.
Сәламәтлек саклау тармагын заман таләпләренә яраклаштыру өчен без бик күп көч куябыз.
Халыкның сәламәтлеген саклау алымнарын мөмкин кадәр яхшырту, беренчел медицина ярдәме күрсәтүны үзвакытында башкару өчен авылларда фельдшер-акушерлык пунктларын торгызабыз.
Авылларда яңа ФАПлар, табиб амбулаторияләре төзибез. Асылда авыл медицинасын торгызабыз. Без барлык сәламәтлек саклау өлкәсендә дә, шәһәрләрдәге югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрендә дә бик җитди тәртип урнаштырачакбыз.
Бу өлкәдәге төп мәсьәлә – диварларның, биналарның җимерек булуы яки медицина җиһазларының булмавы түгел, ә табибларның җитмәве. Безнең өчен бу бик җитди мәсьәлә. Һәм без хәзер табибларга кытлык проблемасын хәл итү өстендә актив эш башладык.
Бездә авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә табиблар җитешми. Шуңа күрә без табибларны республикага җәлеп итү, медицина университетын тәмамлаучылар үзебездә калсыннар һәм эшләсеннәр өчен, кайбер чараларны уйлап таптык.
Мәгарифкә килгәндә, шулай ук киләчәктә бик күп бурычларны хәл итәргә тиешбез. Бу, барыннан да элек, заманча мәктәпләр, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төзүне үз эченә ала. Боларны тормышка ашырганда, кайбер территорияләрнең, иң беренче чиратта, район үзәкләренең, Уфаның актив үсеше исәпкә алынырга тиеш.
Читайте нас: