Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2019, 01:13

Алдагы елларда республика алдында торган бурычлар

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың 100 еллыгы уңаеннан "Россия 24" телеканалына әңгәмә бирде, дип язган идек инде. Ул анда якындагы өч-биш елда нинди бурычларны беренче чиратта хәл итәргә кирәклеген дә сөйләде.

- Без уңайлы инвестицион мохит булдыру өстендә эшлибез. Бу - күппланлы бурыч. Кызганычка каршы, соңгы берничә елда безнең республикага инвестицияләр агымы кими башлады. Без бу тискәре трендны үзгәртергә һәм, димәк, Башкортстан инвесторы белән эшләргә телибез. Бу – беренче бурыч.
Икенче бурыч – чират буенча түгел, ә мөһимлеге буенча – милли проектлар. Бу безнең ил Президентының масштаблы җитди проектлары. Без хәзер барлык илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өстендә эшлибез.
Без Русия Федерациясенең барлык 12 милли проектларында да катнашабыз. Без шактый зур күләмдә оештыру эшләре башкардык. Милли проектлар паспортларын әзерләргә, федераль хакимият органнары белән тиешле килешүләр төзергә кирәк иде. Һәм хәзерге вакытта без барлык бурычларны гамәлгә ашыру яссылыгына кердек.
Өченче. Күп кенә җитди бурычлар бар.
Без актив рәвештә уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру белән шөгыльләнәбез, һәм гомумән, безнең кешеләр яшәү өчен уңайлы мохит булдыру белән шөгыльләнәбез. Безнең программалар бик күп – бу “Башкортстан ихаталары” программасы, парк һәм иҗтимагый киңлекләр, яктырту, авыл территорияләре өчен “Туган урам” проекты, - ди Башкортстан җитәкчесе.
Читайте нас: