Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 март 2019, 11:58

Благовар районында Инвестиция сәгате үтте

Район хакимиятендә үткән тәүге Инвестиция сәгатендә районда кече һәм урта бизнесны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов билгеләвенчә, эре бизнес эше җайга салынган һәм авырлыклар тудырмый, ә менә кече һәм урта бизнес авырлык белән үзенә юл яра. Шуңа малтабарлар һәм фермерлар белән аралашып эшләүнең яңа форматы көнүзәк, этаплап юл картасын төзү мөһим. Иевестиция сәгатендә “Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясе” АҖ генеральный директоры Е.О.Голов, БР Башлыгы идарәсенең урындагы үзидарә органнары белән эшләү буенча бүлек баш советнигы М.А.Йосыпов аңлатмалар бирде һәм чыгыш ясады.
Чакырылган кече бизнес вәкилләре үзләрен борчыган сорауларга җавап алды, алар башлыча йорт куяннарын үрчетү перспективасына, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне киңәйтү максатында җир участогын шәхси милеккә оформить итү һ.б. кагылды.
“Башкир-агроинвест” ҖЧҖ генеральный директоры А.В.Малеев районда орлык заводы төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча мәгълүмат җиткерде. Гомумән алганда, бу сынау проекты булды, анда власть, бизнесны үстерүгә катнашы булган республика структуралары вәкилләре, малтабарлар һәм КФХ башлыклары арасындагы сөйләшү югары дәрәҗәдә үтте.
Читайте нас: