Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 март 2019, 17:41

Табиблар “авыру” мәсьәләләр тикшерде

Языково үзәк район дәваханәсенең киңәйтелгән медицина советында коллективның узган елда башкарылган эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде.

Гомумән алганда, медицина оешмасының 2018 елдагы эшен Языково үзәк район дәваханәсе баш табибы Марат Вәлиев канәгатьләнерлек дип билгеләде.

— Үлем күрсәткече 1000 кешегә 13,7 тәшкил итә, бу 2017 ел күрсәткеченнән түбән. Мәгълүм күрсәткеч буенча район Башкортстанда 62 район арасында 24нче урында, республика үлем күрсәткече түбән булган зонага керә, — дип билгеләде Марат Галим улы. — Үлем сәбәпләре арасында кан әйләнеше органнары авырулары беренче урында тора, икенче урында — онкологик авырулар, нерв системасы авырулары — өченче урында. Терапия участокларында кан әйләнеше органнары авырулары буенча исәптә торган пациентларны диспансер тикшерү буенча тиешле эш алып барылмый. Мәгълүм авырудан вафат булган 118 кешенең 57се, ягъни 47%ы гына диспансер исәптә торган.

Гомуми йогышлы авырулар (ОРВИдан тыш) саны кимүе күзәтелә. Шул ук вакытта ВИЧ буенча исәптә торучылар саны арткан. ВИЧ-инфекцияле 50 кеше диспансер исәптә тора. Былтыр халыкта мәгълүм авыруны ачыклау буенча план үтәлмәгән. Районда яшәүчеләрнең 84%ы гына флюорографик тикшерү үткән.

Онкология хезмәте 2018 елда, узган елларга караганда, беркадәр начар эшләгән. Яман шеш белән авыручылар саны республика дәрәҗәсеннән күбрәк.

Халыкка медицина ярдәме үзәк район дәваханәсендә, 4 авыл амбулаториясендә, 29 фельдшер-акушерлык пунктында күрсәтелә, анда 62 штат берәмлегендә 46 табиб, 180 урта медицина хезмәткәре эшли. Медиклар җитмәү мәсьәләсе кискен кала. Бүген районның медицина оешмаларында эшләү өчен акушер-гинеколог, анестезиолог-реаниматолог, стоматолог, терапевт таләп ителә.

Марат Галим улы медицина ярдәмен оештыру һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча халыкның активлашуын да ассызыклады. Былтыр 33 мөрәҗәгать теркәлгән. Аларның күбесе пациентка карата мөнәсәбәткә, медицина этикасы һәм деонтология принципларын сакламауга кагыла.

Быел медицина хезмәткәрләре алдында торган төп бурыч — район халкына сыйфатлы һәм вакытлы медицина ярдәме күрсәтү.

Медицина советы ахырында иң яхшы медработникларга район хакимияте һәм үзәк район дәваханәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.


Ультратавыш диагностикасы табибы Регина Мөслимова намуслы хезмәте өчен Языково үзәк район дәваханәсеннән тәүге Рәхмәт хатын алды.
Читайте нас: