Утырыш үткәрүнең чираттагы сәбәбе – Чиләбе өлкәсендәге ике кошчылык фабрикасында кош кизүе вирусы геномы ачыклану. Мәгълүм булуынча, “Магнитогорск кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Агапов районы Буранный поселогында 2нче участокта, Магнитогорск шәһәрендәге 1нче участокта һәм “Нагайбәк кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Балканы поселогы Балкан бройлерлар мәйданчыгында үлгән кошларда А тибындагы (Н9) кош кизүе вирусының генетик материалы табылган. Район биләмәсенә әлеге куркыныч авыру үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау максатында район хакимияте каршындагы гадәттән тыш хәлләр комиссиясе тарафыннан имин булмаган төбәкләрдән кошлар, чебеш-бәбкәләр, йомырка һәм азык кайтаруны тыю турында карар кабул ителде. Урамнарда, шул исәптән автотранспорттан кош сатуны тыярга, кош һәм чебеш-бәбкә сатуны моның өчен махсус бүленгән урыннарда оештырырга кушылды.
Соңгы елларда кош кизүе Русия Федерациясе биләмәсендә актив тарала. Һәм төбәк территориясенә йогышлы авыру үтеп керүенә юл куймас өчен барлык хезмәтләрнең көйле эшләвен тәэмин итү зарур. Халыкның уяулык күрсәтүе дә мөһим: билгеләнмәгән урыннарда чебеш-бәбкә сатуларын күрсәгез, 2-23-00 телефоны аша район ветеринария станциясенә яисә БР Ветеринария идарәсенең түләүсез кайнар элемтә телефон саннарына 88007755828 шалтыратуыгыз сорала.
Ветеринария станциясе начальнигы Альмир Хөсәенов әйтүенчә, райондагы азык-төлек магазиннарында кош кизүе буенча хәвефле төбәкләрдән китерелгән продукция табылмаган. Районда 240258 кош асрала, шуның 172160ы – авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, 28098е – крестьян-фермер хуҗалыкларында, 40000е – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда. Кошчылык предприятиеләренең барысы да ябык режимда эшли, аларда кош кизүенә тикшерүләр квартал саен үткәрелеп тора.
Кош кизүенең беренче билгеләре: йокымсырау, кикрикләр зәңгәрләнү, кош-кортның йөреше үзгәрү, эче китү, температурасы күтәрелү һәм гырылдый башлау. Соң чиктә – үлем. Бүген бер чебеш, өч көннән соң тагын берсе үләргә мөмкин. Йорт кошларының кизүдән үлү ихтималы 80-100%.
Кош кизүе – тиз йогышлы көчле авыру. Аны башлыча күчмә кошлар тарата. Тавык, күркәләргә бу авыру бик тиз йога. 1997 елда кош кизүенең кешеләргә дә йога торган штаммы тарала. 1997 елда Кытайда бу чирне йоктырган кешеләрнең 60 проценты үлә. 2002 елда инфекциядән Голландиядә бер кеше, 2013 елда Кытайда 32 кеше үлеме теркәлә. Инфекцияне йоктырган кошларның 100 проценты дип әйтерлек бу чирдән үлә. Инфекциянең кешедән кешегә йогу очраклары ачыкланмаган, ул бары тик кошлардан гына кешегә күчә. Чирле кош продукциясен ашап инфекцияне йоктырган очраклар ачыкланмаган. Кешеләргә кош кизүе вирусының A(H5N1), A(H7N9) һәм A(H9N2) төрләре һәм дуңгыз гриппының A(H1N1) һәм (H3N2) төрләре йогуы ихтимал. Вирус кешегә авыру хайваннар яки пычрак әйләнә-тирә мохит белән турыдан-туры контакт юлы белән күчә. Кош кизүе вирусының тиешенчә әзерләнгән туклану продуктларыннан йогуын раслаган мәгълүмат юк.
Кош яки башка зоонозология кизүен йоктыру кешеләрдә җиңелчә конъюнктивиттан алып авыр пневмониягә кадәр җитәргә мөмкин. Кешеләр кош кизүенең A(H5N1) төре белән авырый калса, инкубацион чор уртача 2-5 көн, шулай ук 17 көнгә кадәр булырга мөмкин. A(H7N9) вирусы белән йогышланган очракта, инкубацион чор 1-10 көн тәшкил итә. Беренче билгеләрдән югары температура (38 градус һәм югарырак) һәм йөткерү булуы ихтимал. Алга таба аскы тын юлларына зыян килү билгеләре сизелергә мөмкин. Авыр сулыш алу, эч китү, косу, эч авырту, борыннан яки теш казнасыннан кан китү һәм күкрәк турында авырту сизелүе ихтимал. Шулар күзәтелсә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.