Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 февраль 2019, 10:48

“ЮТэйр” ниләр планлаштыра?

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “ЮТэйр” авиакомпаниясенең генеральный директоры Андрей Мартиросов белән очрашты. Анда, шулай ук, Хөкүмәт әгъзалары, “Уфа” халыкара аэропорты җитәкчелеге катнашты.

– Сез Русиядә пассажирлар ташучы иң эре биш авиакомпания исәбенә керәсез. Республика арытаба дә сезнең белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер, – диде Радий Хәбиров. – Безнең берничә идея бар, шул исәптән, Европа юнәлешендә яңа маршрутлар ачу, Уфа аэропортын үстерү буенча да. Бу безнең мөнәсәбәтләр өчен үзара файдалы булыр дип уйлыйм.– Уфада без, “Boeing” самолетларын да кертеп, заманча авиация техникасына техник хезмәт күрсәтү буенча компетенцияләр үзәге төзедек. 2015 елдан монда техник хезмәтләндерү күләмнәрен ике тапкыр арттырдык, шулай ук Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлаучылар исәбенә. Хәзер бу предприятие базасында кече авиациягә хезмәт күрсәтү буенча яңа үзәк ачарга планлаштырабыз, ә бу тагын 100 югары технологияле яңа эш урыны дигән сүз, – диде Андрей Мартиросов.
Читайте нас: