Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 февраль 2019, 10:50

Пассажирлар транспорты стратегик әһәмияткә ия

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Транспорт сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде. Анда “Башавтотранс” предприятиесенең финанс-икътисади күрсәткечләре һәм предприятиене савыктыру буенча кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

– Мондый тармаклы юл челтәре булган зур республика өчен пассажирлар транспорты эше стратегик әһәмияткә ия, – диде Радий Хәбиров. – Без сезне стратегик предприятие буларак күрәбез һәм дәүләт унитар предприятиесе кебек оештыру-хокукый төрдә саклап калырга телибез.Төбәк җитәкчесе автобусларның техник торышын камилләштерүгә, автовокзаллар челтәрен үстерүгә, шулай ук, югары квалификацияле кадрлар җәлеп итүгә һәм әзерләүгә аерым игътибар биреп, “Башавтотранс”ны 2024 елга кадәр үстерү концепциясен әзерләргә кушты.
Читайте нас: