Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 февраль 2019, 11:06

Уфада Русия сәнәгать форумы ачылды

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия сәнәгать форумын ачу тантанасында катнашты. Чара Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр залында үтә.

- Кадерле дуслар! Сезне Уфада үтүче Русия сәнәгать форумында сәламлим! Бу форум республикада танылган һәм абруйлы җыенга әверелде.
Быел форумда, Русия төбәкләреннән тыш, Уфа мәйданчыгын Кытай, Көньяк Корея, Германия, Беларусь, Молдова делегацияләре сайлады. Форум барысына да Русиядә партнерлар табарга ярдәм итәр дип ышанам.
Башкортстан - илнең иң эре индустриаль үзәкләренең берсе. Сәнәгать җитештерүе предприятиеләренең яхшы эше безгә илдә алдынгы урыннарны яуларга мөмкинлек бирә.
Бүген форум кысаларында без сәнәгатькә яңа технологияләр кертү турында фикер алышачакбыз. Безнең икътисад нигезендә сыйфатлы, акыллы хезмәт оештыру ята. Башкортстаның 14 эре предприятиесе төрле федераль проектларда катнаша. Республикада "Роснефть" компаниясе Уфа дәүләт нефть техник университеты белән берлектә уртак фәнни-мәгариф үзәге төзи. Барыгызга да нәтиҗәле эш телим, фикер алышыгыз, тәҗрибәләрегез белән уртаклашыгыз - диде форумда Радий Хәбиров.
Чакырылган кунаклар арасында федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 50дән артык белгеч бар. Мәйданчыкта алар катнашлыгында барлыгы 20дән артык тематик секция узачак.
Фото: Динар Кәлимулин фотосы
Читайте нас: