Шушы максатта табиблар фельдшер-акушерлык пунктларына бара. Бу чара медицинаны авылга якынайтырга, пациентларның вакытын һәм акчасын экономияләргә ярдәм итә. Мәгълүматларга караганда, әгәр диспансерлаштыруны үз исәбеңә үтсәң, 4-5 мең сумга төшә. Ә медиклар медтикшерүне бушлай үткәрә. Бөтен кирәкле тикшеренүләрне үткәрү өчен бер төркем белгечләр килә. Бер сүз белән әйткәндә, табиб үз участогындагы халыкның сәламәтлеген кайгырта.
Шушы көннәрдә Көнчыгыш авылына шундый рейд ясалды. Фельдшер кешеләргә бу хакта алдан әйтеп куйган һәм диспансерлаштыру үтү өчен медпунктка килергә кушкан. Һәм ничек уйлыйсыз, чакырылган 47 кешенең 4есе генә килде. Фельдшер кабат йорт буенча йөреп чыгарга мәҗбүр булды. Шуннан соң да килүчеләр 10 кешедән артмады. Халыкның үз сәламәтлегенә битараф булуы аптырата. Авыруны дәвалауга караганда искәртү җиңелрәк булуы беркемгә дә сер түгел бит, югыйсә.
Районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: планлы медицина тикшеренүләренә аңлау белән карагыз, диспансерлаштыруны вакытында үтегез. Сәламәтлек үзенә салкын карашны гафу итми.
Э.ГЫЙЛЬВАНОВА, табиб-терапевт.