Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2019, 17:25

Эх, юллар, юллар...

Республика Башлыгы Радий Хәбировка исемләнгән мөрәҗәгатьләрнең иң күбе юлларның начар хәлдә булуына һәм урамнарның яктыртылмавы зарланулар.

Кашкалаша авылында яшәүче дә шушы проблеманы кузгаткан. “Елга буе, Яңа урамнары, Елга буе белән Совет урамнары арасындагы тыкрыктан язын-көзен резин итекләр кимичә үтеп булмый. Балалар язлы-көзле пычрак ерса, кышын карга чумып йөри. Шулай ук яктырту фонарьләре юк..”, — дип язган ул хатында.
Бу мөрәҗәгатькә район хакимияте башлыгы Юрий Коземасловның җавабы:
— Узган елның 20 декабрендә авыл биләмәсе Советы утырышында мәгълүм авыл биләмәсенә кергән торак пунктларда урамнарда агымдагы ремонт эшләре үткәрү буенча чаралар планы расланды. Елга буе һәм Совет урамы арасындагы тыкрыкны агымдагы елның өченче кварталында ремонтлау каралган. Тыкрыкны яктыртуга килгәндә, “2019 елга урамнарны яктыртуны модернизацияләү” программасына кертү өчен проект-смета документлары әзерләнә. Кашкалаша авыл биләмәсе урамнарны кардан чистарту буенча “Благовар” кошчылык заводы белән килешү төзегән. Бүгенгә юллар ачылган.
Читайте нас: