Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 11:07

Үзәктә – сәламәтлек саклау

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде. Видеоконференция режимында анда муниципалитет һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында төбәк җитәкчесе Сибай шәһәрендә килеп туган хәлгә аеруча игътибар юнәлтте.
– Сибай халкы квалификацияле ярдәмне оператив рәвештә алырга тиеш, – диде Радий Хәбиров. – 1 февральгә кадәр министр урынбасары дәрәҗәсендәге җаваплы кеше тиешле эшләрне оештыру өчен урында булырга тиеш. Табибларга чират булмасын, кирәк икән өстәмә кабул итү бүлмәләре ачыгыз.
Социаль челтәрләрдә гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская төбәк җитәкчесенең шәхси аккаунтына, шулай ук, республика Башлыгы идарәсенә килгән сәламәтлек саклау өлкәсенә бәйле дәгъвалар турында сөйләде. Мөрәҗәгатьләрнең төп тематикасы – тар белгечләр, аерым алганда, педиатрлар җитешмәве. Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы белән оператив үзара бәйләнеш көйләнгән, аны яхшырту буенча чаралар күрелә.
Киңәшмә кысаларында сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин төбәктә халыкның үлем сәбәпләренең берсе булган яман шеш авыруларын иртә ачыклау системасын үстерү турында сөйләде. Әлеге күрсәткеч соңгы биш елда кире динамика күрсәтә. Башкортстанда әлеге авыруны алдан ачыклау дәрәҗәсе ил буенча чагыштырганда түбәнрәк.
“Сәламәтлек саклау” федераль проекты кысаларында онкологик авыруларга каршы көрәш буенча комплекслы программа эшләнәчәк.
Радий Хәбиров, шулай ук, республиканың медицина оешмаларын табиб-онкологлар белән тәэмин итү мәсьәләсе белән кызыксынды һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына Республика клиник онкология диспансеры белән берлектә киләсе киңәшмәгә әлеге мәсьәлә буенча җентекле мәгълүмат әзерләргә кушты.
Арытаба киңәшмәдә Уфа районы халкына медицина хезмәтләре күрсәтүне камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде. Максим Забелин белдерүенчә, анда яшәүчеләр башкалада квалификацияле медицина ярдәме алырга тырыша, чөнки муниципалитетны тулысынча хезмәтләндерү өчен сәламәтлек саклау объектлары төзү таләп ителә. Поликлиника төзү мәсьәләсен Радий Хәбиров чираттагы “Төзелеш сәгате”нең көн тәртибенә кертергә кушты.
Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов медицина хезмәткәрләренә багышланган һәм әлеге һөнәр ияләрен җәмгыятьтә популярлаштыруга юнәлтелгән кампания нәтиҗәләренә йомгак ясады.
Читайте нас: