Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 11:08

Юл хаталарны гафу итми!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә инвесторлар белән очрашу үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Аерым алганда, анда Башкортстан территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидео теркәүне тәэмин итүче хәвефсезлек системасын булдыру, аны техник хезмәтләндерү һәм модернизацияләү проекты каралды.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, бүген төбәкнең фотовидео теркәү комплексларына ихтыяҗы 663 берәмлек тәшкил итә. Аларны сатып алу һәм монтажлауның якынча бәясе 2,28 миллиард сум. Агымдагы елда максатлы инвестиция программасы акчалары исәбенә Уфа һәм федераль трассалар өчен 62 стационар һәм 50 күчмә комплекс сатып алу планлаштырыла.
Гомум бәясе 1,8 миллиард сум булган калган 551 камераны урнаштыру өчен сервис моделе буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру тәкъдим ителә. Ул инвесторга фото-видео теркәү комплексларына аренда һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтләре өчен биш ел дәвамында түләүне күз уңында тота. Шул ук вакытта комплекслар инвестор милкенә карый, ә килешү вакыты гамәлдән чыккач, калган бәя буенча республикага тапшырылачак. Биш ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләүдән бюджетка 4,8 миллиард сум керәчәк дип фаразлана.
Кайбер оешмалар әлеге проектта катнашырга әзер булуларын белдерделәр дә инде. Алар белән берлектә “юл картасы” формалаштырылган. Аңа ярашлы, аренда хезмәтләре күрсәтүгә килешүләрне 1 августка кадәр төзү планлаштырыла. 150 комплексны 31 декабрьгә кадәр, ә калганнарын 2020 елның 1 маена кадәр урнаштыру күзаллана.
Киңәшмәдә, шулай ук, Уфа районында транспорт агро-логистика комплексы булдыру һәм Нефтекамада насос җиһазлары җитештерүне үстерү проектлары, Социаль программалар фонды эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары тикшерелде.
Читайте нас: