Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 19:20

“Уяну” активистларны туплый

Февраль аенда районда «Уяну-2019» колачлы мәгариф форумын үткәрү планлаштырыла. Әле бу вакыйгага әзерлек эшләре бара.

Чараны безнең районда үткәрү инициаторларының берсе Илгизәр Зәйнетдинов, без аңардан форумның нәрсәгә багышланачагы һәм кем өчен кызыклы булуы турында сораштык.

— Мәгълүм форум, тәү чиратта, район тормышын яхшы якка үзгәртергә теләүчеләр, уртак көч белән гамәлгә ашырырлык кызыклы идеяләре булганнар өчен. Анда район җитәкчелеге, РФ Дәүләт думасы, безнең районнан сайланган БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары, билгеле кешеләр катнашачак. Һәркем үзен кызыксындырган соравын бирә һәм аларның фикерен белә ала. Һәм иң мөһиме, районда чынлап та көчле яшьләр оешмалары, советлары, бер-берсе белән хезмәттәшлек итүче хезмәт коллективлары, спорт оешмалары булсын дисәгез, эшләү, спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудырылуын теләсәгез, сез мотлак әлеге форумда катнашырга тиеш. Аны үткәрү турында тулырак мәгълүмат белән “Бәйләнештә” челтәрендәге “Уяну-2019” (“Пробуждение-2019”) төркемендә таныша аласыз. Шулай ук чарада катнашуга бәйле сораулар белән дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: