Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 18:47

Утны су белән басалар

Сибайдагы карьерга су тутыру буенча эшләр 5-7 көннән башланачак. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә Сибай шәһәре мэры Рөстәм Афзалов белдерде.

Янып яткан карьерны батыру турында карар властьларның, Учалы тау-баектыру комбинаты Сибай филиалының һәм әйдәүче экспертларның фикер алышуы нәтиҗәсендә кабул ителде.
Рөстәм Афзалов белдерүенчә, Сибай карьеры төбе һәм Яңа Сибай яткылыкларының тау казылмалары табу урыны өлешләтә батырылачак. Чаралар 469 һәм 549 метрдагы катларда үткәреләчәк. Әлеге эшкә әзерләнү өчен 5-7 көн таләп ителә.
Бу вакытлыча башкарыла торган эш. Соңынан су карьердан чыгарылачак.
Фото: Ольга Чистякова фотосы
Читайте нас: