Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 18:44

Түләмәсәң, фатирыңнан куыласың

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар проблемасы каралды.

Уфаның Бердәм исәп-касса үзәге җитәкчесе Айгөл Винникова белдерүенчә, 1 гыйнварга уфалыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 2,376 миллион сум тәшкил иткән, былтыр шул вакытка 2,405 миллион сум булган. Ул идарә итү компанияләренең күпчелегендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүне җыю арту күзәтелә, шул исәптән әлеге үзәк үткәргән акцияләр ярдәмендә дә, дип билгеләде.
Судка кадәр һәм судтан соңгы эшләр һәм бурычларны түләмәүчеләрне фатирларыннан чыгару да үз ролен уйнаган. Былтыр судларга 29 дәгъва гаризасы җибәрелгән, шуларның 14е буенча бурычны өлешләтә яисә тулысынча түләүгә бәйле хуҗалар фатирларында калган.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: