Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 19:15

Самолет Ханты-Мансийскига төшеп утырган

Психик авыру кеше тарафыннан кулга алынган “Сургут-Мәскәү” самолеты Ханты-Мансийскига төшеп утырган.

Самолетта 69 кеше, шул исәптән 1 бала, һәм җиде экипаж әгъзасы булуы билгеле.
Очкычны аэропортның ерактагы туктау урынына куйганнар.
Шәһәр аэропортында самолет төшәр алдыннан эвакуация үткәрелмәгән. Әлегә хәл тыныч булып кала.
Фото: Лента.ру