Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 18:53

Радий Хәбиров: ”Кешеләр алдында уңайсыз”

Бүгенге оператив киңәшмәдә җылылык тәэминаты оешмаларының газ өчен бурычлары турында фикер алышынды. Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов бурычларны каплау, нигездә, коммуналь оешмаларга финанс ярдәме исәбенә гамәлгә ашырыла, диде һәм республиканың Финанс министрлыгы белән берлектә февральдә аларга акча бүлү мәсьәләсен хәл итәргә тәкъдим итте.

Радий Хәбиров Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын бурычларны кайтаруда республика бюджетына исәп тотмаска чакырды.
— Сез эшегезне “килдек тә, бюджеттан акча сорадык” принцибы буенча кормагыз. Без, атап әйткәндә, Уфага нык ярдәм иттек, ләкин арытаба болай дәвам итә алмый. Әлбәттә, республика бюджеты сезгә катлаулы хәлләрдә ярдәм итәчәк, ләкин ярдәм чиксез була алмый. Без бу акчаны кирәгрәк әйберләргә юнәлтә алабыз, — диде ул.
Юрий Палтусов мәгълүматлары буенча, былтыр ноябрьдә бурычлар күләме 617 миллион сум тәшкил иткән. 1 гыйнварда 367 миллионга калган. Ләкин ел буенча исәпләгәндә, җылылык тәэминаты оешмаларның бурычы арткан. Моның сәбәпләре арасында Башкортстан буенча тарифларда аерма һәм контрагентлар бурычлары аталды. Республика халкы исә бурычларын вакытында түли, диде министр урынбасары.
— Илнең барлык төбәкләрендә дә халык болай тәртипле түгел. Шуңа да ниндидер уңышсыз икътисади карарлар аркасында акча югалтуыбыз өчен миңа халык алдында уңайсыз, — дип белдерде Радий Хәбиров бу уңайдан.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
Читайте нас: