Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 11:06

Кайда ярдәм кирәк — республика җитәкчелеге шунда!

Радий Хәбиров Сибайдагы экология мәсьәләсен хәл итү өчен 1 февральгә кадәр вакыт бирде.

Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәк җитәкчесе сыйфатында тәүге чыгышында ук республикада беркем дә ярдәмсез калмаячак, дип белдергән иде. Узган атнада Сибайда булган вакыйга моның чыннан да шулай икәнлеген, республикада һәр мәсьәлә, һәр кеше төбәк җитәкчесенең игътибар үзәгендә булуын янә бер тапкыр раслады. Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы карьерында руда төтенләп, шәһәрдә һаваны пычратуы сәбәпле һәм экология хәвефен тиз арада бетерү, дәүләт дәрәҗәсендә ашыгыч чаралар күрү максатында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәхсән үзе генә дә бер атна эчендә әлеге шәһәргә ике тапкыр барды. Ә инде республикада экология иминлеге, халык сәламәтлеге өчен җаваплы структуралар, гомумән, бу көннәрдә Сибайга күченде, дияргә дә мөмкин.
Беренче тапкыр атна башында Сибайда булганда Радий Хәбиров биредә Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышын уздырды. Анда Сибайдагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча ведомствоара штаб оештырылды.
— Халыкны һава пычрану нык борчый, ә проблеманы хәл итү тиешле дәрәҗәдә куелмаган, — дип Радий Хәбиров Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы шәһәрне экологик хәвефсезлек белән тәэмин итү максатында тиешле чаралар күрмәгән өчен каты тәнкыйть утына тотты. Халыкны хәвеф чыганагы турында вакытында кисәтмәгән, аңлату эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып бармаган өчен Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзаловка да катгый күрсәтмәләр бирелде. Әлбәттә, инде медицина учреждениелә­ренең халыкны кабул итәргә әзер-леге дә аерым игътибар үзәгенә алынды. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һава пычранган Сибай шәһәрендә бер тапкыр төчкергән кеше дә дәваханәдә чиратсыз ярдәм алырга тиешлеген кисәтте.
— Дәваханәдә урыннар җит­мәсә, республиканың теләсә кайсы шәһәрендә ярдәм итә алабыз, кирәк икән Уфага да алып китәрбез, — дип дәвалау эшен оештыруга гаять җитди килергә кирәклеген янә бер сызык өстенә алды утырышта Радий Хәбиров.
Әлбәттә инде төп игътибар үзәгендә һаваны пычратучы хәвеф-ле чыганакны тиз арада һәм нәти-җәле гамәлдән чыгару мәсьәләсе булды.
“Сибай халкына, берсүзсез, ярдәм кирәк. Аларга республика белән берлектә руда яну нәтиҗә­ләрен бетерүгә акча җитәрлек булуы, Учалы тау-баектыру комби-натының Сибай филиалы тудырган мәсьәләне, чыгымнарга карамыйча, сыйфатлы хәл итүне предприя-тиедән таләп итәчәгебезне белү мөһим. Мәсьәләне хәл итүгә ике атна вакыт бирәм. Контроль — миннән. Күп тапкыр әйткәнем бар: без республикада яшәүчеләрне бәладә калдырмыйбыз. Бу әлеге мантыйкка тугрылыкка тагын бер тест. Без аны, башкалары кебек үк, уңышлы үтеп чыгачагыбызга иманым камил”, — дип язды Сибайга эш сәфәре йомгаклары буенча үзенең социаль челтәрдәге битендә Радий Хәбиров.
Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең икенче утырышы 29 гыйнварга тәгаенләнсә дә, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров түзмәде, экология хәвефе нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару барышын шәхсән күздән кичерү өчен атна ахырында янә Сибайга юлланды. Һәм үзе генә дә түгел — Башкортстанга эш сәфәре белән килгән Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән. Сәфәр барышында җитәкчеләр Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы карьерында булып, анда төтенләүче чыганакларны гамәлдән чыгару эше белән таныштылар. Шушында ук ике төбәк җитәкчесе Башкортстанның сәнәгать министры Алексей Карпухин һәм сәламәт-лек саклау министры урынбасары Динара Еникеева белән очрашып сөйләштеләр. Динара Еникеева белдерүенчә, Сибайга килгән табиблар бер көн эчендә генә дә 650 кешене кабул иткән.
Үз чиратында Сергей Аксенов пычранган һава сулаган бала-ларның сәламәтлеген яхшырту максатында Сибайдан 500 баланы Кырым шифаханәләренә бушлай кабул итәргә әзер булулары турында белдерде. Мондый ярдәм кулы өчен Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Кырым дусларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, шәһәр җитәкчелегенә балаларны сәфәргә әзерли башларга, аларны Кырымга илтү өчен республика өч чартер оештырачагы турында белдерде.
Карьерда булганда Башкортстан җитәкчесе 1 февральгә мәсьәләне хәл итү, экология хәвефен тулысынча гамәлдән чыгару бурычын куйды.
Сибайда Радий Хәбиров һәм Сергей Аксенов Үзәк шәһәр дәва­ханәсенең бала тудыру бүлегендә дә булдылар. Биредә алар дәва-ханә үсешенә бәйле мәсьәләләр белән танышты. Табиблар һәм әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән аралашты, ярдәм булачагына ышандырды.
Кыскасы, кайда хәл аеруча катлаулы һәм ашыгыч рәвештә ярдәм, чара күрү таләп ителә — республика җитәкчелеге шунда. Һәм, иң мөһиме, еллар дәвамында җые­лып, катлам-катламга әйләнеп, шөгыльләнүче, хәл итүче булмаган иң катлаулы мәсьәләләр дә Радий Хәбиров булып киткәннән соң тиз арада үз чишелешен таба. Иманыбыз камил, Сибайдагы катлаулы экология мәсьәләсе дә искәрмә булмас!
Читайте нас: