Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 10:59

Башкортстанны Һиндстанда да беләләр

Башкортстанның сәүдә челтәрләре вәкилләре делегациясе бу көннәрдә Дәһлидә IndusFood бөтендөнья азык-төлек күргәзмәсендә катнашты. Аны оештыручы булып Һиндстанның Сәүдәгә булышлык советы, Сәүдә һәм азык сәнәгате министрлыгы чыгыш ясады.

Күргәзмә Һиндстанның иң яхшы 500 азык җитештерүчесен һәм 800гә якын халыкара байерларны — 80 илдән күмәртәләп сату компанияләре, дөнья супермаркетлары, кибетләре, гомум туклану предприятиеләре вәкилләрен җыйды.
Һиндстаннан азык-төлек экспортын киңәйтү өчен оештырылган күргәзмәгә Русиядән 70 эшкуар барды, ә Башкортстан вәкилләре анда иң зур төбәк делегациясе булды.
Һиндстанда республика белән зур төбәк сәүдә челтәрләрен берләштергән Башкортстан сәүдә ассоциациясе әгьзалары таныштырды.
Башкортстан сәүдә ассоциациясенең башкарма директоры Елена Кислицына фикеренчә, сәфәр нәтиҗәле булды: Башкортстан сәүдә челтәрләре бик күп B2B-очрашулар үткәрде, Һиндстаннан төрле азык-төлек, җимеш, яшелчә, тәмләткечләр, чәй, балалар азыгы җитештерүчеләр белән туры бәйләнешләрне җайга салды, шуның нәтиҗәсендә тиздән Башкортстан киштәләрендә бу илдән китерелгән азык-төлекнең киң ассортименты барлыкка килүе мөмкин.
Шунысы игътибарга лаек: башкалар исәбендә Дәһлидә Башкортстан белән үзенчәлекле делегат — «Камал» күмәртәләп сату фирмасын оештыручы Джитнендер Дивари таныштырды. Ул Һиндстанда туса да, менә 17 ел инде Уфада яши.
«Укуымны тәмамлагач, Русиядә яшәргә калдым, Уфадa улым нефть университетында белем ала, Башкортстан минем икенче туган илемә әверелде", — ди ул.
Фото: ("Башинформ" сайтыннан)
Читайте нас: