Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 18:56

Башкортстанның 100 еллыгына күргәзмә ачылды

Дәүләт җыелышы-Корылтайда Башкортстанның 100 еллыгына багышланган картиналар күргәзмәсе ачылды. Чарада республика парламенты депутатлары, эшләр авторлары, Мәдәният министрлыгы, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, сәнгать җәмәгатьчелеге катнашты.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, парламентта мондый чаралар үткәрү күркәм гадәткә әверелде.
- Күргәзмәдә тәкъдим ителгән картиналар башкару техникасы һәм тематикасы буенча төрлечә. Алар төрле вакытта төрле осталар тарафыннан язылган, – диде Константин Толкачев. – Шул ук вакытта аларны Башкортстанның танылган урыннары, республикада яшәүче кешеләрнең холыклары, безнең төбәк өчен төп мотивлар һәм образлар белән элемтә берләштерә. Картина авторлары – республикабыз рәссамнары, алар чит илләрдә дә киң танылган.
Күргәзмә «Башкортстанның яраткан рәссамнары» проекты кысаларында оештырылган, ул киң җәмәгатьчелекне, беренче чиратта, Башкортстанда яшәүчеләрне күренекле якташларыбызның иҗаты белән таныштыруга юнәлтелгән.
Күргәзмә ачылганнан соң, «Башкортстанның яраткан рәссамнары» проекты рәссамнары, башлангыч авторы Наил Мәхмүтов Константин Толкачев һәм республика парламенты депутатлары белән очрашты, анда Башкортстанда рәсем сәнгате үсеше перспективалары, республика рәссамнарының иҗатын популярлаштыру, күргәзмәләр үткәрү, яшь талантларга ярдәм итү турында фикер алыштылар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән иң яхшы эшләрнең авторларына Дәүләт җыелышы Рәисе Рәхмәт хатлары һәм республика Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары тапшырды.
Фото: Дәүләт җыелышы-Корылтай сайтыннан.
Читайте нас: