Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 18:34

Абхазиядә Аскын егете каза күргән

18 гыйнварда Цабал тау полигоныннан Абхазиядә даими урнашкан пунктка хәрби техника колоннасы барганда фаҗига була. ТАСС хәбәр иткәнчә, текә ярдан Кодори елгасына БТР тәгәрәп төшкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә Башкортстанның Аскын авылыннан 23 яшьлек рядовой Венер Әсләмов зыян күргән. Ул, взвод командиры, Шахтадан 27 яшьлек контрактчы кебек үк, җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә "МИ-8" вертолеты белән Сухумга илткәннәр.
Хәрби хезмәткәрләрнең хәле бик авыр. Социаль челтәрләрдә зыян күргән кешенең якыннары хәбәр иткәнчә, Башкортстаннан солдатның умыртка баганасы сынган һәм күкрәк читлегенә зыян килгән, баш мие җәрәхәтләнгән.
Өч хәрби хезмәткәр һәлак булган. Алар - Чиләбедән 22 яшьлек Алексей Аниськин, Краснодар краеннан 21 яшьлек Александр Олейник һәм Сызраньнан хәрби хезмәткә чакырылган 21 яшьлек Максим Романцов.
ТАСС хәбәр иткәнчә, Көньяк хәрби округ комиссиясе "БТР-80" белән булган фаҗиганең берничә сәбәбен карый, шул исәптән техник төзексезлек һәм кеше факторы.
Фото: "Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: