Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар 2019, 11:19

“Инцидент” эшне тиз тота

Гражданнарның сорау-үтенечләрен теркәүче “Инцидент” компьютер программасы, аларга күп дигәндә 8 көн эчендә җавап бирелергә тиеш, благоварлыларны борчыган кайбер мәсьәләләрне дә урыныннан кузгатырга ярдәм итте.

Республика җитәкчесе Радий Хәбировка социаль челтәрләрдә көннән-көн күбрәк кеше мөрәҗәгать итә. Мәсьәлә хәл ителмичә торып аны күзәтүдән алмыйлар.

“Инцидент”тагы бер мөрәҗәгать бездә дә зур кызыксыну уятты. Анда, Благовар приютында канализация системасы һәм казанлык эшләми, диелгән. Әлеге җәһәттән без балигъ булмаганнар өчен республика социаль тернәкләндерү үзәгенең райондагы социаль приют мөдире вазыйфаларын башкаручы Алия Рәмил кызы Исламова белән бәйләнешкә кердек.

— Бүгенге көндә (17.01.2019) бездә Благовар һәм Бүздәк районнарыннан 20 бала яши. Алар өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган – бина җылы, канализация эшли, балалар теләгән вакытта юына ала. Әйе, узган көз канализация системасы белән проблемалар булды, әмма ул “Водхоз” ҖЧҖ ярдәмендә тиз арада хәл ителде. Казанлык та көйле эшли, бинада һава температурасын көненә өч тапкыр үлчәп торабыз. Теләсәгез, килеп үз күзләрегез белән күреп ышана аласыз.

Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы Юрий Александрович Коземаслов учреждение хезмәткәрләре белән очрашты.

“Кызганычка каршы, әти-әниләрнең барысы да үзләренең турыдан-туры бурычларын тиешенчә үтәми. Шуңа кайбер очракларда, бу ничек кенә күңелсез һәм авыр булмасын, балаларны приютка урнаштыру аларга ярдәм итүдә кирәкле адым булып тора. Тик балаларның бирегә кабаттан эләгүе безнең уртак эштәге кимчелек, дип саныйм. Социаль учреждениеләрнең эше анда урнаштырылган балаларны хезмәтләндерүгә генә кайтып калган заманнар үтте. Безнең бүгенге төп бурыч – бала хакына гаиләне саклап калу, ә моның өчен ата-аналарны да реабилитацияләү, баланы кайтарганнан соң да гаиләне даими контрольдә тоту, хокук саклау органнары һәм мәгариф учреждениеләренең имин булмаган гаиләләр белән эштә берләшүе кирәк. Мәгълүм эштә системалылык булмаса, уңай нәтиҗә көтәргә дә түгел. 5-6 гаиләдә булса да әти-әниләрнең тормышка карашын үзгәртә алсак, бу инде олы казаныш дияргә мөмкин”, — әлеге очрашудан соң ул үзенең социаль челтәрдәге битендә шулай дип язып чыкты.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: