Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2019, 13:05

Республикабыз юлларында видеокамералар артачак

Быел республикабыз юлларында 262 фото һәм видеокамера урнаштырылачак.

Әлеге вакытта Башкортстанда юл кагыйдәләрен бозучыларны төшереп алучы 223 камера эшли. Ә заман таләбе буенча республикада алар 663 булырга тиеш, ди белгечләр. Бу эшне башкарыр өчен махсус инвестпроект төзелгән, анда берничә оешма катнашырга теләк белдергән дә инде.
Фото һәм видеокамераларны арттыруның төп максаты - юл-транспорт фаҗигаләрен киметү.
Фото: ng72.ru сайтыннан
Читайте нас: