Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2019, 13:04

Чүптән арыныр вакыт!

Бу эш белән илдә бердәм компания шөгыльләнәчәк.1 гыйнвардан илебез каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчте. Хәзер чүп-чарны җыю, чыгару, эшкәртү, үтилләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән төбәк операторлары шөгыльләнәчәк, ә халык, билгеләнгән тарифларга ярашлы, бу хезмәтләр өчен акча түләячәк.

Бу эш, иң элек, кал­дыклар белән заманча, экологик яктан хәвефсез эш итү системасын төзүгә, законсыз күпсанлы чүплек­ләрне юкка чыгаруга һәм яңаларын булдыруга каршы көрәшүгә, шулай ук, чүп-чарны аеру һәм эшкәртү буенча үсешкән инфраструктура булдыруга юнәл­телгән.
Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин “Русия экология операторы” компаниясен төзү турында указга кул куйды. Ул илдә бердәм чүп-чар операторы булачак.
Компания учредителе бурычлары һәм вәкаләтләре Русиянең Табигый ресурс­лар һәм экология министр­лыгына йөкләтеләчәк. Компания каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасын булдырырга, чүп-чарның кеше сәламәтлегенә һәм тирә-як мохиткә зыянлы йогынтысын юкка чыгарырга, шулай ук чүп-чарны эшкәртүне контрольдә тотарга тиеш булачак.
Чүп-чар операторы ни белән шөгыльләнәчәк? Ул калдыкларны үтилләштерү буенча норматив актлар проектларын эшләүдә кат­нашачак, чүп-чар полигоннарына экспертиза үткәрә­чәк, халыкара оешмалар белән килешүләр төзиячәк. Компания, шулай ук, калдыкларны эшкәртү буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен инвесторлар җәлеп итәчәк, мондый проектларга дәүләт ярдәме программа­ларын эшләячәк һәм аларны финанслауны контроль­дә тотачак.
Хөкүмәт алдында ай дәвамында операторның Уставын һәм компаниянең Күзәтчелек советы турында положениесен раслау, өч айда компаниягә бире­ләчәк федераль милек составын билгеләү бурычы куелган. Компания Мәскәүдә теркәлергә һәм урнаштырылырга тиеш.
Оператор эшчәнлеге быел ук бюджеттан финанс­лана башлый. Киләсе ел гыйнварына кадәр властьлар каты калдыкларны эш­кәртүнең бердәм һәм төбәк системаларын төзергә тиеш.
Былтыр декабрьдә Владимир Путин 2024 елга кадәр илдә ким дигәндә 200 чүп-чар эшкәртүче завод төзү зарурлыгы турында белдерде һәм илдә калдык­ларны эшкәртү белән мах­сус шөгыльләнмәүләрен, совет заманыннан ук халык­ның чүп-чарны чокырларга ташлавын ассызыклады. Бүген, сәнәгать үсү һәм кал­дыклар саны артуга бәйле, бу мәсьәлә нык кискен тора.
Ел саен Русиядә 70 миллион тоннадан артык каты коммуналь калдык җитеште­релә, шуларның нибары җиде проценты гына үтил­ләштерелә. “Экология” дәү­ләт проекты 2024 елга илдә калдыкларның ким дигәндә 60 процентын эшкәртүне күздә тота.
Әлеге мәсьәлә дүшәмбе көнне республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә дә күтәрелде. Ул чүп-чар чы­гарган өчен халык түләячәк бәяне киметү бурычын куйды. Аның фике­ренчә, шәһәр халкы өчен түләү аена — 70, ә элек чүп-чар җыю һәм чыгару системасы булмаган торак пунктларда 35 сумнан артырга тиеш түгел.
Яңа коммуналь хезмәт өчен түләү кәгазьләре 25 гыйнвардан таратыла баш­лаячак. Ләкин аңа бүген үк дәгъва итүче идарәче компанияләр бар.
— Кемдер акча эшләп калырга нык ашыга, ахры. Бу законга каршы килә, мондый хәлләргә без кискен каршы чагачакбыз. Икеләтә түләү очраклары килеп чыкмасын өчен мин бу эшне аерым контрольгә алуны таләп итәм, — диде Радий Хәби­ров.
Исегезгә төшерәбез: республикада күпкатлы йорт­ларда, шәхси секторда яшәүчеләр, шулай ук, юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар гыйнварда төбәк операторлары белән килешү төзергә тиеш. Мондый килешүләр төзү зарурлыгын Русия Хөкүмәте тарафыннан расланган кагыйдәләр күздә тота. Килешүләр төзү формасы һәм тәртибе республиканы хезмәтләндерүче төбәк операторларының рәсми сайтларында урнаштырылган. Болар:
— “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” муниципаль унитар предприятиесе (тел.8(800)347-80-03, http://sahufa.ru), хез­мәтләндерү зонасы — Уфа шәһәре, Архангель, Балакатай, Благовар, Благовещен, Дуван, Иглин, Кырмыскалы, Кыйгы, Кушна­ренко, Мәчетле, Нуриман, Салават, Уфа, Чишмә районнары.
— Чикләнгән җаваплы­лык­тагы “Дюртюлиме­лио­водстрой” җәмгыяте (тел. 8(800) 511-84-20, https://­dmsrb.ru), хезмәтләндерү зонасы — Агыйдел, Нефтекама шәһәрләре, Межгорье ябык административ территориясе, Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Караидел, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнары;
— “Эко-Сити” төбәк операторы (тел. 80(800)700-49-00, http://ecocityrb.ru/), хезмәтләндерү зонасы — Күмертау, Салават, Сибай, Стәрлетамак шәһәрләре, Әбҗәлил, Авыргазы, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Гафури, Зианчура, Стәрле­баш, Зилаер, Ишембай, Күгәрчен, Куергазы, Мә­ләвез, Миякә, Стәрле­тамак, Учалы, Федоровка, Хәйбулла районнары;
— Чикләнгән җаваплы­лыктагы “Экология-Т” җәм­гыяте (тел. 8(800)250-01-85, http://eko-tko.ru), хезмәт­лән­дерү зонасы — Октябрь­ский шәһәре, Әлшәй, Ба­калы, Бәләбәй, Бишбү­ләк, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмә­кәй, Туймазы, Чакмагыш, Шаран районна­ры.
Чүп-чар җыюның һәм чыгаруның яңа системасына күчү мәсьәләләре буенча төбәк операторларының һәм 8 (347) 218-03-90 телефоны буенча республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының “кайнар линиясе”нә шалты­ра­тырга мөмкин.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: