Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2019, 14:22

Башкортстан-Кырым: хезмәттәшлек киңәя

17 гыйнварда Хөкүмәт Рәисе Сергей Аксенов җитәкчелегендәге Кырым делегациясе Башкортстанга эш сәфәре белән килде. Делегация составында Хөкүмәт Рәисе урынбасарлары Ирина Кивенко, Михаил Селезнев, Алла Пашкунова, Симферополь шәһәре хакимияте башлыгы Наталья Маленко, Белогорск районы хакимияте башлыгы Галина Перелович һәм Кырым башкарма властенең башка вәкилләре бар.

Бүген Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән Кырым Хөкүмәте Рәисе Сергей Аксеновның ике яклы очрашуы үтте. Аннары киңәйтелгән составта очрашу булды.
Кырым җитәкчесе Сибай балалары өчен Кырымда бушлай ял оештырырга тәкъдим иткән.
-- Сергей Аксенов, Сибайда гадәттән тыш хәл килеп тууын белгәч, 500 баланы Кырымда бушлай ял итәргә, саф һава суларга чакырды. Дуслык авыр вакытта сынала. Моның өчен зур рәхмәт аңа, -- диде Радий Хәбиров.
Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов җавап сүзендә билгеләп үткәнчә, балаларга Кырымда ошарга тиеш һәм Башкортстанның барлык халкы да үзләрен биредә туган йортларындагы кебек хис итә ала.
-- Без Башкортстан тарафыннан барлык юнәлешләр буенча да даими ярдәм тоябыз. Республика Белогорск районына бик күп ярдәм итә. Мондый дуслык һәм уртак эш – Русиянең барлык төбәкләренең уңыш нигезе, — диде Сергей Аксенов.
Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов бүген Дуслык ордены кавалеры булды. Тиешле указга Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды. Бүләкләү тантанасы ике республика делегацияләре очрашуы вакытында узды.
Кырым делегациясе Башкортстанның сәнәгать предприятиеләре, медицина учреждениеләре һәм инфраструктура объектлары белән танышачак. V Халыкара Ялта икътисади форумына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы үтәчәк. Моннан тыш, ведомствоара килешүгә кул куелачак.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Фото: "Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: