- Мин күкерт диоксиды үпкәгә эләккән очракта агу барлыкка китерә, дип әйтмәдем. Күкерт кислотасы - зыянлы кушылма булса да, агу түгел. Тәрәзә төбендә көн саен автомобильләр җылытылганда шушы газны бүлеп чыгара. Уфа нефть эшкәртү заводлары да атмосферага шушы газны ташлый, шул сәбәпле җәен кешеләр кайчак начар искә зарлана. Журналистлар күпертергә ярата, шуңа күрә шулай язганнар, күрәсең. Калган барысы да дөрес, башка дәгъвам юк, - дигән профессор.